22 июнь 2024 яңалыклары
-
Ата-бабаларыбызның батырлыгы мәңгелек
Бүген Җиңү паркында, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, аларның истәлегенә дога кылып, бер минутлык тынлык игълан ителеп, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды. Искә алу тантанасында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, сугыш чоры балалары, Әфган һәм Төньяк Кавказда барган бәрелешләрдә катнашкан ветераннарыбыз катнашты.
-
Иннополис университеты пилотсыз авиация системалары өлкәсендә белгечләр укыта башлый
Татарстанның Иннополис университеты «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «Илкүләм технологик инициатива университеты 2035» автоном коммерцияле булмаган оешма («Университет 2035») тарафыннан сайланып, аның нигезендә белем бирүче провайдерларның берсе булды.