Ата-бабаларыбызның батырлыгы мәңгелек
Бүген Җиңү паркында, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, аларның истәлегенә дога кылып, бер минутлык тынлык игълан ителеп, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды. Искә алу тантанасында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, сугыш чоры балалары, Әфган һәм Төньяк Кавказда барган бәрелешләрдә катнашкан ветераннарыбыз катнашты.
Бөек Ватан сугышында Актаныш районныннан 9 меңнән артык яүгирләребез Ватан хакына көрәштә үз гөмерләрен корбан кылып, безгә тыныч тормыш, якты киләчәк бүләк иткән.
Бүген Җиңү паркында, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, аларның истәлегенә дога кылып, бер минутлык тынлык игълан ителеп, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды. Искә алу тантанасында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, сугыш чоры балалары, Әфган һәм Төньяк Кавказда барган бәрелешләрдә катнашкан ветераннарыбыз катнашты.
Район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Ильясов әлеге көннең әһәмиятен ассызыклап, тарихи дөреслекне, ата-бабаларыбызның батырлыгын киләчәк буынга да җиткереп, кадерләп саклап яшәргә кирәклеген искәртте:
“22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Моннан 83 ел элек, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә каршы сугыш башлый, тыныч тормышта яшәүче халкыбыз Ватанны саклау өчен кулына корал ала.
Һәр ел саен, шушы көнне, илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, сугыш китергән авыр хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңара. Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы икәнебезне еллар ташкыны оныттырмаса, ничә елларга сузылган канкойгыч бәрелешләр исәбенә яуланган Бөек Җиңү үз әһәмият-кыйммәтен югалтмаса иде. Сугыштан кайтмаганнарга да, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да дан мәңгелек” дип искәртте ул.
Вакытны туктатып булмый, ветераннар саны елдан-ел кими бара. Бүгенге көндә безнең сафта атлаучы, яшь буынны үзләренең батырлыгы үрнәгендә тәрбияләүдә һаман да тынгы белмәүче 4 сугыш ветераны бар. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев