Актаныш

Борчылган идегезме: Доллар бәясе 75 сумга төште

Россия валютасының доллар һәм еврога карата курсы үсүен дәвам итә. Мәскәү биржасы мәгълүматлары шуны раслый.

            Аерым алганда, бүген Америка доллары 11 февральдән соң беренче тапкыр 74,26 сумга кадәр арзанайды. Моннан тыш, узган елның октябреннән беренче мәртәбә евро бәясе дә 80,84 сумга төште.

          Моннан бер көн элек биржадагы сату-алулар вакытында доллар бәясенең 23 февральдән соң беренче тапкыр 80 сумга төшү хакында «Татар-информ» агентлыгы язып чыккан иде.  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: