Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Актанышка яз хәбәрчеләре-кара каргалар кайткан

Җылы яклардан күчмә кошлар кайта башлаган, язның беренче билгесе- кара каргаларны райондашларыбыз күрергә өлгергән инде.

           Гадәттә, кара каргаларның кайтуы яз башлануның беренче билгесе. Кошлар атмосфера фронтының ничек үзгәрүен сизәләр, һәм өйләренә, туган якларына кайту юлына чыгалар.

Кара каргалар белән бәйле сынамышлар, ышанулар шактый. Шуларның берничәсе:

Көньяктан кайткан кара каргалар- кояшлы көннәр вәгъдә итә.

Әгәр кошлар борчылса, җиргә төшәргә батырчылык итмичә очсалар- көннәр суытуга. 

Әгәр иске ояларында утырсалар, кар тиз эреп бетә, ел мул килә.
 

Каргалар яңа "өйләр" ясаса, ояларын югарырак корса -корылыкка һәм эссегә, түбәнрәк урнашсалар - яңгырлы җәйгә.

 

          Кайбер кошлар климатның җылынуын үз файдасына бора, җылы якларга китеп тә тормый .

        КФУ профессоры, орнитолог Илгизәр Рәхимов әйтүенә караганда, каргаларның иң көчлеләре, яшәренә ышанганнары биредә кышлый икән. 

 

–   Энергиясен әрәм итеп китеп тормый алар. Китсәләр дә, әллә кая ерак очмыйлар. Күбрәк Урта диңгез буйларына, Кавказ тирәләренә барып урнашалар. Кошларның тән температурасы – 40 градус. Алар туңмый. Туңсак, без тун киябез, аларның каурыйлары бар. Очып җылыналар, – ди галим.

             

             Каргалар күпләп 12-15 метрдан ким булмаган биек агачларга оя коралар, урманнардан еракка китәләр. Карга оялары ерактан ук күренә һәм күп еллар саклана. Җылы яклардан кайтуга кошлар алар янына киләләр һәм көннәр җылыну белән иске ояларны төзәтә башлыйлар. Яшь парлар гына яңа оя коралар. Әгәр алар әзер ояларны алсалар, карт кошлар аларны барыбер куып җибәрәләр.

       Йомыркаларга утырыр вакыт җиткәч оялар янында меңнәрчә кош җыела. Янәшә урнашкан парлар төзелеш материалы җитмәү сәбәпле әрләшә һәм оятсыз төстә аны күршеләреннән урлый башлыйлар. Көл сыман соры дүрт-биш йомырка булугы ана карга утыра һәм оядан бик кирәктә генә китә. Бу чорда аңа ашарга ата карга ташый. Аны күрүгә ана кош тизрәк ашат, дигән сыман каты итеп кычкыра башлый.

           Каргалар өерләре белән ачык урыннарда - басуларда, болыннарда тукланалар. Өлкән кошларның башларының алгы ягы ялангач, бу "җир казу эшләре" белән бәйле. Аеруча көзге-кышкы чорда чүплекләрдә казыналар.Терлек абзарлары янында чәүкәләр, сыерчыклар һәм ала каргалар белән зур төркемнәргә җыелалар яки бергәләп сукалаган яки печән чапкан трактор артыннан очалар. Вак-вак атлап кара җирдән йөриләр.

             Карганың томшыгы нигезендә кошчыкларга азык җыю һәм алып килү өчен тәгаенләнгән зур булмаган капчык бар. Шул сәбәпле каргалар башка туганнарына караганда ерак араларга оча һәм бер юлы күбрәк азык алып кайта алалар. Шуңа күрә башка нәселдәшләре белән чагыштырганда кара каргалар балаларын күбрәк ашаталар. Эссе көннәрдә капчык аеруча кирәк: кошлар анда азык белән бергә балаларына су да алалар.

         Зур шәһәрләрдә каргалар сирәк оялыйлар. Алар анда ерак араларга очканда гына булалар. Кайберләре кышларга да кала, аеруча зур торак пунктларда. Сентябрьдә һәм октябрь башында кошлар зур өерләргә тупланалар. Каргалар бергә дус очалар, яшьләрен юлга кузгалганчы алдан ук өйрәтә башлыйлар. Кошлар бик тә чыдам: тәүлегенә 80 км юл үтәләр. Җылы якларга очканда аларда үз-үзләрен саклау инстинкты уяна: өерләр торганнан тора зурая баралар, бу каргаларны ерткыч кошлардан саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев