3 март 2022 яңалыклары
-
ТЕАТР АЙЛЫГЫ ДӘВАМ ИТӘ: Татар Суыксуы үзешчәннәре "Гөргөри кияүләре"н күрсәтте
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Татар Суыксу авылының үзешчән артистлары чыгыш ясады.
-
Район тормышында якты эз калдырган Дилшат Анамов вафат
Райондашыбыз, озак еллар җирле хакимияттә район башлыгының беренче урынбасары, Башкарма комитетны җитәкләгән, “Актаныш агрегат заводы”на нигез салган, район яшәешенә, аның икътисадый үсешенә саллы өлешен керткән Анамов Дилшат Мирзариф улы вафат.
-
МОГҖИЗАЛЫ ТАБЫН:”Усы чәк-чәге очлы була!”
Тиздән Халыкара хатын-кызлар, нәфислек һәм матурлык өлгесе булган бәйрәм якынлаша. Безнең иҗади төркем Уразай якларында туып-үскән, бүгенге көнне Усы җирлегендә гаиләсе белән игелекле гомер иткән Наилә апа Гариповада булып, чәк-чәк пешерү серләренә төшенде.
-
Актанышка яз хәбәрчеләре-кара каргалар кайткан
Җылы яклардан күчмә кошлар кайта башлаган, язның беренче билгесе- кара каргаларны райондашларыбыз күрергә өлгергән инде.
-
Эшкә керсәң- хезмәт хакына 11724 сум, авыл хуҗалыгында эшләсәң- тагын 7500 сум акча өстәлә
Актаныш агрегат заводына соңгы вакытта 10 кеше эшкә кергән, 5се социаль яклау бүлегеннән ай саен 11724 сум ярдәм алган.
-
Гимназия укучылары ГТО нормаларын тапшырды
Хезмәт һәм оборонага әзерлек нормаларын тапшыру районда уңышлы бара. ГТО тапшыру үзәге урнашкан "Батыр" спорткомплексында моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
-
Кан тамырларын ныгытыгыз!
Моның өчен берничә ысул тәкъдим итәбез.
-
Иң көчле магнит давылы 5 һәм 6 мартта көтелә
Андый көннәрне җиңелрәк үткәрү өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.
-
Үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме 75 мең сумнан 150 мең сумга әйләнде
Бүген “Демография” илкүләм проекты илдәге социаль тигезсезлекне бетерү өчен күптөрле чараларны гамәлгә кертә. Безнең Актаныш районы гражданнары социаль ярдәмнән файдалану буенча республикада беренче урынны били. Без моңа ничек ирештек соң?
-
Чүпрәле районында югалган 14 яшьлек яшүсмер табылган
Чүпрәлеләр яшүсмерне эзләүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерә.
-
Актанышта икенче тапкыр “Эшмәкәрлек фабрикасы” старт алды
Бүген “Яшьлек” яшьләр үзәгендә мәктәп укучылары, технология техникумы студентлары ике төрле бәйгедә проектларын яклый.
-
Спартакиадага рәхим итегез!
5 март көнне районда оешма-предприятие һәм учреждение хезмәткәрләренең спартакиадасы узачак.
-
Пенсияләр буенча 5 яңалык. Кемнәрнеке күтәрелә?
2022 елда Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе эшендә яңалыклар аз түгел. Аларның бишесен тәкъдим итәбез.
-
Гимназиядә робототехника, 3D модельләштерү дәресләре башланды
Чаллы шәһәренең "Кванториум" балалар технопаркы районыбызның уку йортлары белән матур хезмәттәшлек башлап җибәрде.