Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

АКТАНЫШТА ШИМБӘ ӨМӘСЕ:Пөхтәлек барыбыз өчен дә бит...

Бүген, кояшлы шимбә көнне районыбызның экологик өмәсе күп халык катнашлыгында үтте һәм шактый эшләр башкарылды да инде.

                                      Районыбызның һәр авыл биләмәсендә дә кызу эш кайнады. Хуҗалыклар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар эшчәннәре, дәррәү тотынып, үз биләмәләрен, һәйкәл-парклар, чишмә буйларын, буа-күлләр, елга ярларын чүп-чардан арындырды, сынган агачлардан, былтыргы үлән сабакларыннан, коелган яфраклардан тазартты, тирә-юнҗнәрен тәртипкә китерде.


                                      Район үзәгендә дә күмәк өмә зур оешканлык белән үтте. Предприятиеләр, оешма-учреждениеләрнең зур күпчелеге, әйләнә-тирәлегебезнең пөхтәлеге үзебез өчен әһәмиятле булуны яхшы аңлап, җыештыру-төзекләндерү эшенә зур җаваплылык белән карады. Берничә сәгать эчендә чүп-чардан, коелган яфраклардан арынып калган Актаныш урамнарына ямь керде, район үзәге күзгә күренеп матурланып калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Яңалыклар Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Ил-көн хәбәрләре Шимбә өмәләре