Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Каурый кошларны аулауга сезон ачылды

Районда язгы ау билгеләнгән срокларга туры китереп, 2 апрельдән башланды. Ә ау объектлары булып киек кошлар: казлар, ата үрдәк санала.

 Актаныш җирлегендә аучылар бихисап, ә тәртипне саклау, өйрәтү, киңәш бирү максатларын туплап Аучылык җәмгыяте эшләп килә. Без, әлеге оешманың охотоведы Зиннур Сәлахов белән әңгәмә кордык.

Язгы ау сезонына ничек керәбез?

–Хәерле көн, язгы ау сезоны вакыты тулаем–Русия буенча билгеләнеп үтелә. Татарстанда үрдәкләргә ау сезоны 2 апрельдән 6 майга кадәр дәвам итәчәк, суда йөзүче киек казларга - 16 апрельдән 25 апрельгә кадәр, ә киек кошларга- 23 апрельдән 2 майга кадәр. 

Ак кошлар, акчарлаклар, челәннәр кайтсалар да, һава торышы үзгәрүчән булу сәбәплеме–казлар күренмәде.

Һәр елны да бер үк вакыттамы язгы ау? 

–Елына карап, дияр идем. Каз бит җылылыкны ярата. Якынча бер вакыт инде.

Язгы ау сезонын ачу алдыннан җәнлекләр, кошлар санын исәпкә алу буладыр бит?

–Кошлар саны төгәл генә исәпкә алынмый, әмма ике тояклы хайваннар хисапта һәрвакыт. Сулыкларда, басуларда ауларга без–1200 юллама сата алабыз, гадәттә 400-500 сатылып китә. Юлламалар саныннан һәм тәүлек нормасыннан да күренәдер ул.

Апрель ае–табигать уянган фасыл. Шуның өчен әлеге вакыт куеламы ул?

–Әйе, шулай. Ау бит–тормыш ритмы да!

Реклама

Аучылар саны якынча күпме бездә?

–Күп, аеруча авыл җирлекләрендә мавыгучылар бихисап.

6)Нәрсәләр белән үзенчәлекле язгы ау?

–Кош-корт ату белән үзенчәлеклекле ау. Каз  мәсәлән–күпчелек тарихи риваятьләрдә дә чагылыш тапкан. Каз аулау дәрәҗәле дә, авыр да. Тәҗрибәлелек кирәк.

7)Ау сезоны ачылышы-аучылар өчен нәрсә ул? Тәүге көнне әлбәттә күбрәк чыгалардыр алар?

–Дөрес әйтәсез. Ау сезоны ачылган көн–ир-атлар өчен бәйрәм кебек. Ир заты бит элек-электән аучылык белән шөгыльләнгән. Көннән-көн аучыларның артуы, өлкән буынның эзләренә басып яшьләр килгәнен күрү аеруча сөендерә. Һәвәскәр аучылар алдан ук хәстәрли кирәк-яракларны.

Тәүлек нормасы нинди?

–Тәүлеккә 2 каз һәм 3 үрдәк ату мөмкин. Үзем дә тәҗрибәле аучы буларак, саклык чараларын читкә куймаска, табигать һәм кешелеклек законнарын читкә этмәскә киңәш итәм. Мәсәдедән–Камага тиклем якларда, боз киткән мәлләрдә ярамый ау, истә тотыйк. Айнык булу, куелган таләпләрне үтәү–имин көнкүрешебез өчен мөһим!

Әңгәмәбез өчен рәхмәт яусын, Зиннур Мирзашәрипович! Ау сезоны аянычлы вакыйгаларсыз, мул уңышлы узсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Яңалыклар Район сулышы Район яңалыклары Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Аучылык Табигать Язгы ау