Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

КҮҢЕЛЛЕ СӘФӘР:Сыерчыклар кайтуына - матур оялар!

Түземсезлек белән көтеп алган яз да көннән-көн үз хокукларына керә. Канатлы дусларыбыз - кошлар җылы яклардан әкренләп кайта. Актанышның 6нчы санлы “Каенкай” балалар бакчасы “Экояз” акциясенә һәр ел саен актив кушыла.

                              Логопедия төркеменең тәрбияләнүче балалар белән тәрбиячеләре Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова иң тәү чиратта әлеге уңайдан табигатькә сакчыл караш булдыра торган әңгәмәләр, кошлар турында шигырьләр һәм җырлар ятлаганнар. Бик матур бәйге игълан итеп, кошлар хакында кайгырту  максатыннан сыерчык оялары ясаганнар. Бала-чага әтиләре белән бергә берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк оялар эшләгәннәр.


                              Бүгенге көнне алар шатлыклы хисләр белән көтеп алдылар, чөнки яз сандугачлары–сыерчыкларга оя элү вакыты да җиткән иде. Башка еллардан аеруча, бакча янәшәседәге агачларга түгел, үзләре төркемнәре белән сәяхәткә, пикникларга чыгарга яраткан–Нәркә урманына элделәр. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Балаларның әтиләре дә ихлас теләк белдереп катнашулары да күркәм булды.
                              Күңел җылыгызны биреп эшләгән оялар кошларга озак хезмәт итсен, яшь дусларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Мәгариф Мәгариф яңалыклары Яңалыклар Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Районыбыз сулышы Мәгариф хәбәрләре