Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Актаныш "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында яшелләнә

Районыбызда 30 апрельдән “Хәтер бакчасы” акциясе дәвам итә.   Әлеге акциягә барлык авыл җирләре дә кушылды. “Хәтер бакчасы”на старт биреп Иске Байсар урманында 2 гектарда нарат үсетеләре утыртылды. 8 мең данә яшь наратны хәзер тәрбияләп, җил-яңгырдан саклап үстерәсе генә бар.  Байсар авылының үзендә дә әлеге саф һава чыганагы урманарга ямь биреп утырачак. Өлкәннәр, балалар, авыл халкы бердәм булып 1100 төп үсентене туфракка утырта. 

                 Актаныш районы урманчылары үз көчләре белән Актаныш авылында “Хәтер бакчасы”на нигез салдылар. 57 бистәдәге 7800 гектарлы участокка 1200 данә нарат үсентесен утыртуны башладылар. 


              Минзәлә урманчылыгының Актаныш бүлеге җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев акциягә район үзәге оешмалары, мәктәпләр дә кушылыр дип ышанып кала:

 -    Нарат утырту өчен урыны җитәкчелек тарафыннан дөрес сайланган. Актанышбаш елгасының ярларын ныгыту, җимерелүдән саклау, су күтәрелгәндә ярлар ашалмасын өчен агач утырту кирәк иде инде. Биредә икмәк чәчеп тә, төзелеш башлап та булмый,- ди тәҗрибәле урманчы. 

 

Реклама

           

  Нарат агачы талымлы түгел. Бер ныгып китсә, тамырланса, бик тиз үсеп китә ди урманчылар. Беренчедән, ул бик матур, мәгърур агач, ерактан ук матур булып, эстетик тәрбия биреп тора.

Икенчедән, район үзәгендә машина-техникалар саны елдан –ел арта, алардан чыккан төтенне чистартырга, һаваны кислород белән тәэмин итәргә нараттан да файдалырак агач юк. Шуңа күрә Минзәлә урманчылыгының Югары Богадыдагы питомнигында ылыслы агачлар үрчетүгә зур игътибар бирәләр. 


 

        -    Иске Богады авылындагы "Хәтер паркы"на да 600 данә чыршы агачы утырттык. Шулай ук 500 данә каен агачы аллеяны бизәячәк. Авыл халкы белән бергәләп, тирә-як мохитны яшелләндерү, киләчәк буынга авылыбызны матур итеп калдыру нияте белән агач утыртуны күмәк көч белән башкарып чыктык. Без утырткач, яңгыр да явып китте. Агачлар җил-давылга бирешмичә үсәр дип өметләнеп калабыз,- ди Югары Богады питомнигы мөдире  Альберт Гардиханов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X