Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Киләсе елда киек кошларга ау тыелачак

Көздән кышка акрынлап аяк баскан мәлдә аучылар да тик ятмый. Бүген Актаныш районы урман-кырларында ау сезоны уңышлы гына дәвам итә.

            Ә менә туңдыргач, үрдәк-казларга сунарчылык тәмамланды. Район аучылык оешмасы җитәкчесе Ильяс Галләмов киләсе язда кошларга ау ачылмас дип фаразлый. Бу – Татарстан Президенты фәрманы. Чөнки безнең республикага якын төбәктә- Самарада атипик кош гриппы таралды, әлеге авыру кеше өчен куркыныч санала. Киек кошлар- казлар, үрдәкләр сулыкларга дулкын-дулкын күчә, авыру да шул рәвешле тарала. Әлегә безнең Актаныш чиста төбәкләр рәтендә. Ел саен язлы-көзле районыбыз егерьлары егермешәр кошны тикшерүгә илтә.

             Ә менә кыргый хайваннарга Актаныш аучылык җәмгыятендә юлламалар җитәрлек. Кабан, поши, кыр кәҗәсенә, куянга ау оештырыла. Ау хәрәкәтен тәртиптә тоту белән беррәттән аучылык җәмгыяте хисап эшләрен дә алып бара. Иң мөһим эшләрнең тагын берсе- кышкы вакытта хайваннарны ашату. 

 

-    Киек хайваннарга җәйдән әзерләнгән печән, пиннек, бөртеклеләр, тоз салабыз. Әзерләнгән ризыкны 7 егерь урманнардагы үзенең участокларына урнаштырып чыга,- дип бу хакта мәгълүмат җиткерде Ильяс Галләмов. 
 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район аучылык җәмгыяте Актаныш районы аучылык җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Галләмов