Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Шимбә өмәләре җитә!

1 апрельдән–31 майга кадәр республикада чисталык көннәре, шимбә өмәләре үтә. Ул санитар-экологик ике айлыкка керә.

                                      Бу максаттан территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарыла. Кар эреп, гөрләвекләр агып, чүп-чар, төрле кургашлар да күзгә чалына башлый... Тирә-юньне ямьсезләтүенә юл куймау игътибар үзәгендә тотыла. 

Реклама


Луиза Хафизова, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге Федераль хезмәтнең Яр Чаллы шәһәрендәге Актаныш районы буенча җитәкче урынбасары:


Барлык райондашларны шушы өмәләргә кушылып, үзебез яшәгән авыллар урамнарына чыгарга, аларны кар эрегәннән соң бергәләп тәртипкә китерергә чакырабыз! Язгы өмәләрдә бердәм катнашыйк!

                                      Шулай ук Татарстан Республикасының Министррлар Кабинеты боерыгы нигезендә үз ихтыяҗлары белән яшьләр һәм волонтёрлар оешмаларын аеруча җәлеп итү каралган. Агымдагы елда Цифралаштыру елы уңаеннан үтә дә актуаль булган–“ТРның Экологик картасы” нда калдыкларны, чүп-чарларны тиешсез урында түккән очрак ачыкланса–теркәләчәк! Ул–геомәгълүмат системасы буларак кулланышта.
“Халык контроле”, “Мәктәп экопатруле кебек” система-кушымталар да актив эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы экопатруль Яңалыклар Район сулышы Район яңалыклары Хәбәрләр Районыбыз сулышы Экология Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре