Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Яңа Әлем үзәген чыршы агачлары бизәячәк

Авылларны яшелләндерү, агачлар утыртып матурлау районыбызда матур традициягә әверелеп бара. Яңа Әлемдә дә авылның үзәген яшелләндерү җитәкчеләр тарафыннан максат итеп куелган иде.

                    2021 елда Яңа Әлем мәктәбенең III сыйныф укучылары  мәктәп территориясенә, һәйкәл янына һәм икмәк пешерү йорты янындагы юл буена шактый гына яшь чыршы үсентеләре утырттылар. Әмма коры килгән һава торышы нәни үсентеләргә ныгып, тамыр җибәрергә комачаулык тудырды. 

                 Быелгы уку елында бер яшькә үскән укучылар сыйныф җитәкчеләре Фирая Сәрвәрова белән берлектә кабат өмәгә чыктылар. 7 май көнне егермедән артык корыган чыршы үсентесе урынына урманнан кайткан яшь агачлар утырттылар. 


 

                Әлеге чара балаларга хезмәт тәрбиясе дә булып тора. Шулай ук укытучы Фирая Сәрвәрова агач утырту вакытында  чыршы агачының файдасы турында сөйләде: 


— Ылыслы агачлар ел дәвамында атмосфераны кислород белән баета. Һаваны химик калдыклардан чистарталар. Чыршы, нарат бүлеп чыгарган фитонцид матдәсе һавадагы авыру китереп чыгарырга сәләтле микроорганизмнарны бетерә. Ылыслы агач үскән урында йөрү сулыш юллары, үпкә чирләре булган кешегә файдалы. Юкка гына шифаханәләрнең күбесе наратлык янында урнашмаган. Сәламәт кеше өчен дә файдасы бар. Ылыслы агачларның һавасы организмны шлаклардан, токсиннардан чистарта. 

                   

                  Явып торган яңгырлар агачларга тернәкләнергә менә дигән мөмкинлек. Укучылар  көче белән барлыкка килгән аллея Яңа Әлем авылының күрке, яменә әверелсен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев