Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Яфраклары шифалы

Мунча себеркесе (пиннеге) әзерләү вакыты җитте.

Питрауга кадәр (җәйнең кыл уртасы – 12 июль) һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт, диләр.

Себеркене каен ботаклары очындагы яфраклары башкалары белән бер зурлыкта булгач җыярга кирәк. Яфраклар  шул Питрау җиткәндә тигезләшә дә инде. Тигезләшкәнен көтмәсәң, кипкәч, коелып бетәчәк.  

Мунча себеркесе өчен ботакларны артык яшь агачтан да, картыннан да җыймыйлар. Иң яхшысы – 15–20 еллык каеннар. Ботакларны, файдалы үлән җыйган кебек, аяз көнне, чык кипкәч, иртәнге якта яки көн сүрелә башлагач җыярга киңәш ителә. Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, ачыклыкта үскәненә караганда, урман эчендә үскән агач яфракларының сыйфаты яхшырак. Яфраклары коелмасын, хуш исен җуймасын өчен, себеркене урман эченнән җыю кирәк.  

Бәйләүгә килгәндә, әзер ботакларны берәр көн караңгы җиләс урында, әйтик, келәттә яки сарайда тоту яхшы. Болай эшләгәндә, ботаклары бераз кипшерә һәм себерке сабы бушамый. Мунча себеркесенә төрле үләннәр – әйтик, мәтрүшкә, бөтнек, ромашка, әрем кыстырып бәйләүдән дә яхшысы юк.  Эссе мунчада алар исе шундук таралып китә. Мунчаны да сафландыра, аннан тән тиресенә дә зур файда. Себеркегә бер-ике озын кычыткан куеп калдыручылар да бар. Кайнар суда пешекләгәч, чакмый. Чабынганда, кычыткан согы тәнгә үтеп керә һәм күзәнәкләрне чистарта икән. Мунча себеркесендәге юкә ботагы исә мунчага балның хуш исен тарата.  

Яшь чия ботакларыннан әзерләнгән себерке дә бик әйбәт: тәнне һәм буыннарны дәвалый. Әрекмән себеркесен 6–7 зур яфрактан бәйлиләр. Ул башны чабу өчен бик әйбәт: кан тамырларын киңәйтә, кан басымын җайга сала.  Ә сирень ботакларыннан ясалган себерке хуш исе өчен  кулланыла. Мондый себерке мунча эссесен йомшартып, бөтен тәнгә рәхәтлек өсти.  

Бәйләү серләре:

* Себеркенең озынлыгы  50–60 см булырга тиеш.  

* Үләннәрне 30 см чамасында кисеп урнаштырабыз.  

* Ботакларны өстән тигезлибез. Кыскаракларын себерке эченә куеп калдырабыз.  

* Тоткычының калынлыгы уртача 6 см булган себерке – чабыну өчен иң уңайлысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Татарстан Республикасы Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" Питрау