Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Үзебез өчен җирлегебезне ямьләндереп

Бүген иртүк таңнан район үзәгендә шактый җанлылык, бәйрәм алды кәефе күтәренкелеге тоелып тора. Актаныш районы учреждениеләре хезмәткәрләре дә һәр елдагыча язгы санитар чистарту һәм яшелләндерү өмәләренә бердәм һәм актив кушылды. Районыбызның мәгариф бүлеге идарәсе коллективы Ленина проспектындагы бордюрларны буяуга тәүгеләрдән булып чыктылар.

                                                   Әлеге фотомизгелләрдә өмә барышын күрә аласыз. 

Реклама

                                                   Без үз чиратыбызда өмәчеләрнең фикерләрен белештек:

Бергәләшеп тотынгач, күз алдында бирелгән территориябез ямьләнеп кала. Бу эшләргә һәркем теләп алынды, бөтен тырышлыкларын салды. Шулай итмичә, боларның һәммәсе дә үзебезнең иминлегебез өчен,үзебезгә уңайлы шартлар тудыру максатында башкарыла бит! Гомумән алганда, күмәк өмәләр безне ныграк туплый, күңелләребезне якынайта, араларыбызны яхшырта гына бара. Бер-беребезгә ныграк ышанабыз, ихлас аралашабыз һәм бу коллективта дустанә мөгамәләне тагын да ныгыта төшә. Төзекләндерү-ямьләү, тазартусафландыру эшләрен артабан да шулай күмәкләшеп дәвам итәрбез, дип ышанабыз.

                                                   Чынлап та, леге өмәләр безнең районда традициягә әйләнде дияргә мөмкин. Бу өмәләр хезмәт коллективларындагы хезмәткәрләрнең тагын да дус, бердәм булуына ачык мисал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Бөек Җиңү Көне Мәгариф яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Экология Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре Язгы өмәләр