Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алдыйлар, алданалар: Мошенниклар Африкадан шалтыраталар...

Беркемгә дә акча бирмәгез! Алдана күрмәгез!..

Яр Чаллыда ике яшь кеше мошенниклар корбаны булган. Шалтыратулар «ватсап» буенча кергән,
13 июльдә, 14:40 сәгатьтә 20 яшьлек егеткә Кения (Африка) номерларыннан шалтыраттылар. Акчаларның сакланышы төрен үзгәртергә, аның җыйган акчаларын шәхси банк картасыннан куркынычсыз счётка күчерергә тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә ул яшь егет 32 800 сум күчергән...

Шул ук схема буенча 22 яшьлек Чаллының тагы бер егетен дә алдаганнар. Аңа 14 июльдә, 9:30да шалтыратканнар. Телефон номерлары Мәскәү, Новосибирск һәм башка Россия шәһәрләреннән булган. Башта ул 73 мең сум күчергән, ләкин аңа тагын 100 мең сум күчерергә тәкъдим иткәч, моны эшләмәгән. 
Икесе дә полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Әлеге фактлар буенча «Мошенничество» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Бу хакта «Челнинские известия» газетасы сайтында коллегабыз Ольга Степанова язган.

Акчаларыгызны таныш булмаган кешеләр кулына тоттырмагыз яки күчермәгез. Банктан яки полициядән дип шалтыратучыларга җавап итеп телефоныгызны сүндереп куегыз. Социаль челтәрләрдә дә бик игътибарлы булыгыз. Шикле ссылкалар аша тикшерелмәгән сайтларга кермәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев