Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эшкә керсәң- хезмәт хакына 11724 сум, авыл хуҗалыгында эшләсәң- тагын 7500 сум акча өстәлә

Актаныш агрегат заводына соңгы вакытта 10 кеше эшкә кергән, 5се социаль яклау бүлегеннән ай саен 11724 сум ярдәм алган.

             Заводның кадрлар бүлеге җитәкчесе Рәмилә Исламова эшкә керүчеләргә социаль ярдәм барлыгын белүгә, яңа эшчеләрне шунда ук районның социаль ярдәм бүлегенә җибәрә. Завод белән социаль яклау бүлеге арасында тыгыз элемтә урнашкан. Эшкә керүченең соңгы 3 айдагы кереме, гаилә хәле белән танышканнан соң социаль яклау бүлеге аның социаль ярдәмгә мохтаҗмы-түгелме икәнлеген ачыклый. Әгәр мохтаҗлык расланса, эшкә керүче хезмәт һәм мәшгульлек бүлегеннән эшсез булуы турында белешмә алып килә. Социаль яклау бүлеге беренче айда эш эзләгән өчен, икенче, өченче айларда эшкә урнашкан өчен, дүртенче айда эшләп торган өчен 10744 сум акча күчерә. 


           Күптән түгел Мәсәде авыл башкарма комитетына сәркатип булып урнашкан Лилия Ситдикова әлеге ярдәмнән файдаланган:


-    Әлеге вазыйфага декрет ялыннан соң килдем. Үземнең 3 балам бар, декреттан чыкканда гаиләнең финанс хәле әллә ни мактанырлык булмый бит. Хезмәт хакына өстәп ай саен 11724 сум акча алу бик олы ярдәм булды. 


            Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова бу төр ярдәмнән гимназиягә, Актанышның икенче санлы мәктәбенә, Актаныш икмәк комбинаты, “Актаныш” һәм “Әнәк” агрофирмаларына эшкә урнашкан яшь белгечләр файдаланган. 

 

          Брифингта катнашкан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Наилә Исламова авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча укып кайткан яшь белгечләргә күрсәтелгән башка ярдәмнәр турында таныштырды. 
     

  Югары уку йортын тәмамлаган яшь белгеч, үз белгечлеге буенча эшкә урнашса, 12 ай буена хезмәт хакына 7500 сум өстәмә акча ала. Авыл хуҗалыгы тармагына эшкә килүче яшь белгечкә югары уку йортын тәмамласа 300 мең сум бирелә, урта һөнәри уку йортыннан соң 150 мең сумлык акчалата ярдәм күрсәтелә. 


          Тагын бер таләп: яшь белгеч 3 ел бу вазифада эшләргә тиеш. 
 

          2021 елда бу ярдәмнән 6 яшь белгеч файдаланган. Бер яшь белгеч хәрби хезмәткә алынган, бу чорда айлык түләү тукталып тора. Эштән киткән очракта бер тапкыр түләнә торган ярдәмнең (300 мең һәм 150 мең сум) эшләгән чорныкы гына калдырылып, калганы дәүләткә кире кайтарыла.

           “Нур”, “Башак”, “Нигез”, “Ташкын”, “Әнәк” агрофирмаларында бу төр дәүләт ярдәменнән файдаланган яшьләр үз һөнәрләрен яратып башкаралар. 

 

         Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗановтан армиядән кайткан һәр солдатка социаль ярдәм турында аңлатуларын сорады. Хәзерге вакытта эшчеләр күпләп җәлеп ителә торган Актаныш сөт комбинатының кадрлар бүлеге җитәкчесе Айгиз Нурлыев та бу ярдәм турында эшкә керүчеләргә җиткерәчәген әйтте.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев