Эштән киткәндә нәрсәләр бирергә тиешләр?
Иң башта шуны әйтергә кирәк: хезмәткәрнең эштән китүе аның инициативасы буенча башкарыламы яки башка сәбәпләр беләнме, Хезмәт Кодексының 84.1 маддәсенә ярашлы җитәкченең приказы белән рәсмиләштерелә. Хезмәткәр танышып чыкканнан соң, приказга кул куя. Ни өчен бу хәлгә игътибарны юнәлтәм? Безнең кайнар линия телефонына эштән киткән хезмәткәрләр шалтырата, сөйләшү барышында аларның приказны бөтенләй күрмәүләре, хәтта аның булырга тиешлеге турында белмәүләре дә ачыклана.
Хезмәткәр таләбе буенча аның җитәкчесе эштән азат итү турындагы приказның тиешенчә расланган күчермәсен бирергә тиеш.
Хезмәт килешүен туктату турындагы боерыкны хезмәткәргә җиткерү мөмкинлеге булмаса, яки ул имзасын куеп, аның белән танышудан баш тарткан очракта, документта бу хакта тиешле язма ясала.
Хезмәт килешүе туктатылган көнне җитәкче хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен бирергә тиеш! Яки хезмәткәрнең теләге буенча аның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны электрон рәвештә бирергә, иң мөһиме – шушы ук көнне хезмәткәр белән исәп-хисап ясарга тиешләр!
Хезмәткәрнең язма гаризасы буенча җитәкчесе аның эш белән бәйле документларының расланган күчермәләрен бирергә тиеш.
Нинди документлар? Эштән киткәндә хезмәткәргә 182н формасы буенча больничный кәгазен исәпләү өчен белешмә бирелергә тиеш — ул вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиене исәпләгәндә яңа эш бирүче хезмәткәрнең алдагы хезмәт хакын исәпкә ала алсын өчен, кирәк.
Моннан тыш, СЗВ-Стаж формасы буенча белешмә яңа эшкә урнашканда һәм булачак пенсияне рәсмиләштергәндә кирәк булырга мөмкин. Бу документлар эш бирүче тарафыннан эштән азат ителгән көнне хезмәткәргә хезмәт кенәгәсе һәм исәп-хисап белән бергә бернинди гаризаларсыз бирелергә тиеш. Ә калганнары – 2НДФЛ, мәшгульлек үзәге өчен уртача хезмәт хакы турындгы белешмә мөрәҗәгать иткән вакыттан алып өч көн эчендә язма гариза буенча бирелә.
Соңгы исәп-хисап турында. Ул – эшләгән соңгы көнне үз эченә алган хезмәт хакы һәм файдаланылмаган отпуск өчен акчалата компенсация.
РФ Хезмәт Кодексының 140нчы маддәсе нигезендә, хезмәт килешүе туктатылганда, хезмәткәргә тиешле барлык суммалар ул эштән азат ителгән көнне түләнә.
Әгәр хезмәткәр бу көнне эшләми икән, исәп-хисапны икенче көнне ясарга тиешләр – хезмәткәрнең үзе белән исәп-хисапны өзүне сорап язган гаризасыннан соң. Эштән киткәндә хезмәткәргә түләнергә тиешле сумма күләме турында бәхәс туса, эш бирүче дәгъва белдерелми торган сумманы шунда ук – күрсәтелгән срокларда түләргә тиеш. Бәхәс үзе суд тәртибендә хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев