Актаныш

ХОКУК САГЫНДА:Апрель аенда нинди үзгәрешләр булачак?

Социаль пенсияләр 8,6 процентка арта, балалар кешбэгы, кешеләр һәм бизнес өчен салым ташламалары пәйда була. Россия законнарына кертеләчәк үзгәрешләрнең иң мөһимнәрен туплап, укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

Пенсияләр арта
Бу айда социаль пенсияләр 8,6 процентка арттырыла. Әмма халыкка ярдәм итүнең бердәнбер чарасы түгел әле бу. Россия Президенты басым ясап әйткәнчә, озакламый, пособие һәм пенсияләрне кертеп, барлык социаль түләүләр күләме үсәчәк.

Балаларга – яңа түләү
1 апрельдән балалы гаиләләргә яңа түләү гамәлгә кертелә. Хәзер ярдәм 8-16 яшькә кадәр бала үстерүче ялгыз ана яки ялгыз атага гына түгел, бәлки тулы гаиләләргә дә биреләчәк. Әлеге пособие гаиләнең мохтаҗлыгына – гаиләдәге уртача керем күләменә карап түләнелә. Ул төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән 50%, 75% яки 100% процент булырга мөмкин.
Яңа пособие 1 майдан түләнелә башлый. Аны берьюлы ике ай – апрель һәм май өчен бирәчәкләр.

Апрель аенда нинди үзгәрешләр булачак?

Чит ил дарулары тизрәк килеп җитәчәк
26 марттан чит ил даруларын Россия базарына кертүне гадиләштерердәй закон эшли башлады. Аның нигезендә, дару капларын, андагы язуларны безнең илгә ярашлы итеп үзгәртү вакытлыча юкка чыгарыла: даруларны чит ил капларында сатарга мөмкин булачак. Шулай ук күптән түгел генә теркәлгән препаратларны әйләнешкә кертү өчен “Росздравнадзор”ның рөхсәт бирүе мәҗбүри итеп куелмаячак.
Моннан тыш законда 10 апрельдән федераль башкарма хакимият органнарына Донецк һәм Луганск республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләргә Россия территориясендә беренчел медицина ярдәме күрсәтү тәртибен раслау хокукы билгеләнгән.

“Тиз түләү” гадиләштерелә
1 апрельдән тиз түләүләр системасы (СБП) ярдәмендә түләү гадиләштерелә. Анда катнашучы банклар кешеләрдән юридик затларга һәм хосусый эшмәкәрләргә мобиль кушымта аша акча җибәрү мөмкинлеген булдырырга тиеш.

Салым түләүгә ташламалар кертелә
26 марттан халыкны һәм бизнесны яклау чаралары гамәлгә керде. Алар нигезендә, 2021-2022 елларда банктагы саклык акча буенча алынган проценттан салым түләү юкка чыгарылды. Шул ук вакытта милеккә һәм җиргә салым күләмен исәпләү өчен кадастр бәясе 2022 елның 1 гыйнварында ничек булса, шулай сакланып кала. Ә IT-компанияләр өч ел дәвамында табышка салым түләми.

Дәүләт органнары турында ялган хәбәр өчен – штраф
5 апрельдән Россия дәүләт органнарының чит илләрдәге эше турында фейк тараткан өчен җаваплылыкны күздә тоткан закон үз көченә керә. Биредә Россия илчелекләре һәм консуллыклары, прокуратура, Росгвардия, МЧС һәм Тикшерү комитеты турында сүз бара. Законны бозучыларга Россия Кораллы Көчләренең гамәлләре турында ялган хәбәр таратучыларга нинди җәза чаралары күздә тотылса, шундый ук чаралар күреләчәк (штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү).

     Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: