Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ХОКУК САГЫНДА:Тәртип, иминлек, тынычлык булсын өчен

27 март-Росгвардия көне билгеләнә. Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгының эчке кораллы көчләре хезмәт куючыларның эшләре үтә дә җаваплы да, имин тормышыбыз өчен мөһим дә. Шушы көннәрдә Актаныш районы буенча лицензия-рөхсәт эше бүлегенең өлкән инспекторы Вилдан Сәлахов белән очрашып, әңгәмә кордык.

Хәерле сәгатьтә! Вилдан Наил улы, "Русия Федерациясенең Милли гаскәрләре гвардиясе" - Росгвардиянең максатлары һәм төп бурычлары нинди? 

 

- Җәмәгать тәртибен саклауда, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашабыз; мөһим дәүләт объектларын, махсус йөкләрне, корылмаларны һәм коммуникацияләрне саклыйбыз; терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә катнашабыз; гадәттән тыш хәл режимнарын, хәрби хәлне, контртеррористик операциянең хокукый режимын тәэмин итәбез; РФнең территориаль оборонасында катнашабыз; шулай ук дәүләт чиген саклауда Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе органнарына ярдәм күрсәтү; корал әйләнеше өлкәсендә һәм шәхси сакчылык эшчәнлекләре өлкәләрендә Рәсәебезнең законнарының үтәлешенә, шулай ук ягулык-энергетика комплексы объектларының иминлеген тәэмин итүгә, аерым устав бурычлары булган юридик затларның һәм ведомство сакчылык бүлекчәләренең эшенә федераль дәүләт контроле(күзәтчелеге); илебездә Хөкүмәт тарафыннан расланган исемлек нигезендә, Милли гвардия гаскәрләре тарафыннан мәҗбүри сакланырга тиешле аеруча мөһим һәм режимлы объектларны саклау, физик һәм юридик затларның милкен саклау, килешү буенча; РФ Президенты карарына ярашлы субъектларда югары вазыйфалар үтәүче затларның иминлеген тәэмин итү.

 

Безнең Актаныш районында росгвардиячеләр нәрсәләр эшли икән? Белүебезчә, бәрәкәтле җирлегебездә аучылык электән үк килә. Хәер, табигатебез җәнлек-хайваннарга, кошларга бай!

 

- Актаныш районына хезмәт күрсәтүче ТР буенча Росгвардия идарәсенең лицензия - рөхсәт эше хезмәткәрләренең турыдан-туры бурычлары - корал әйләнеше һәм муниципаль район территориясендә шәхси сакчылык эшчәнлеге өлкәсендә Русиянең законнары үтәлешен контрольдә тоту.

Хәзерге вакытта Актаныш районы буенча төрле гражданлык коралларының 460 хуҗасы теркәлгән. Аларның кулларында 677 теркәлгән корал бар, аерым алганда, шома көпшәле корал, нарезлы ау коралы, чикләнгән утлы корал һәм газ пистолетлары бар. Шулай ук аерым устав бурычлары булган 1 предприятие бар(почта). Актаныш территориясендә 12 шәхси объект сак оешмалары хезмәткәрләре карамагында.

2021 елның 12 ае эчендә ТР Росгвардия идарәсенең Актаныш бүлекчәсендә халыкка 182 дәүләт хезмәте күрсәтелгән. Бу, нигездә, шәхси сакчы таныклыкларын алу, озайту һәм яңадан рәсмилләштерү кебекләр мәсәлән. Ә 2022 елның 3 аенда 56 шундый хезмәтебез булган. Узган елны 7 административ хокук бозу очрагы кисәтелгән, шуларның 5 корал әйләнеше өлкәсендә, 2 шәхси сакчылык өлкәсендә хокук бозулар өчен.

 

Хокук эшендә, профилактик чаралар зарури. Әлеге юнәлештәге эшчәнлек ничек бара?

 

- 2022 елда РФ Президентының "корал әйләнеше өлкәсендә профилактик чаралар турында"гы боерыгы нигезендә, Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге участок полиция хезмәткәрләре белән берлектә корал һәм патроннарны саклау шартларын комплекслы тикшерү үткәрелә. Корал хуҗаларына сакланышы шартларын үтәү һәм коралны йөрткәндә, кулланганда имин эш итүнең барлык кагыйдәләрен белү кирәк.

 

"Сакланганны, Ходай саклармын" дигән мәкальне яхшы беләбез. Ләкин кайчак онытыла ул. Корал сейфта сакланырга тиештер?

 

- Дөрес. Сейф яки тимер тартма, ачкычын хуҗасы гына белергә тиеш!

 

Апрель дә җитеп килә, язгы ау сезонына керешә аучылар.

 

- Ау сезоны ачылу сәбәпле Русия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге һәм биологик ресурслар Дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән рейд чаралары планлаштырылган. Коралны исерек хәлдә йөртү һәм куллану катгый тыела.

 

Җанлы әңгәмә өчен рәхмәт яусын, Вилдан. Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур тәвәккәллек, җаваплылык сорый. Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итеп, иминлек телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Яңалыклар Район сулышы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Хокук сагында