Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Полиция белән узыш оештырсаң... Харап буларсың, иптәшкәй!

Казанда исерек шофер ЮХИДИ таләбе буенча туктамаган һәм полиция белән узыш оештырган.

Казанда Chevrolet автомобиленең исерек йөртүчесе машинаны туктатырга теләгән ЮХИДИ инспекторы таләпләрен үтәүдән баш тарткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Качарга теләп, чит ил машинасы йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен берничә мәртәбә тупас рәвештә боза, юлдагы башка кешеләргә куркыныч тудыра.

Тәртип бозган йөртүчене тоткарлаганнар. Ул Казанда яшәүче 24 яшьлек егет булып чыккан, медицина тикшеренүе узудан баш тарткан.

Реклама

Аңа административ хокук бозу турында 10 беркетмә төзегәннәр. Хәзер аңа 35 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Дәүләт автомобиль инспекциясендә искәртүләренчә, полицейскийның автомобильне туктату турында законлы таләпләрен үтәмәү административ җаваплылыктан котылырга мөмкинлек бирми, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк, дип искәртәләр. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Ил-көн хәбәрләре