Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

РИШВӘТ НӘРСӘ УЛ?

Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Люция Корбанова ришвәт, аның төрләре, ришвәт бирүче һәм алучыга карата җәза турында аңлата.

Ришвәт - вазыйфаи затка аны сатып алу, закон тарафыннан җәза бирелергә тиешле гамәлләрне йолып калу өчен бирелә торган акчалар яисә матди кыйммәтләр. Ришвәтне шартлы рәвештә ачыктан-ачык һәм ябык төрләргә аерып карарга мөмкин.

Ришвәт бирүче вазыйфаи затка акча яисә матди байлыклар тапшырганда аның тарафыннан кичекмәстән яисә якын киләчәктә эшләнергә тиешле гамәлләрне әйткән очракта, әлеге ришвәтне ачыктан-ачык ришвәткә кертеп була.

Ябык ришвәт – ришвәт алучы һәм ришвәт бирүче бердәм җинаять эшчәнлеген үз-үзеңне тәртиптә тотуның хаклы акты буларак яшерү ситуациясе. Шул ук вакытта ришвәт бирүче тарафыннан турыдан-туры таләпләр чыгарылмаска да мөмкин.

НӘРСӘ РИШВӘТ БУЛА АЛА?

Әйберләр – акчалар, шул исәптән валюта, банк чеклары һәм кыйммәтле кәгазьләр, кыйммәтле металлдан һәм асылташлардан эшләнмәләр, автомашиналар, фатирлар, дачалар һәм шәһәр яны йортлары, азык-төлек, көнкүреш техникасы һәм приборлары, башка товарлар, җир кишәрлекләре һәм башка күчемсез милек.

Хезмәтләр һәм файдалар – дәвалану, ремонт һәм төзелеш эшләре, санаторлык һәм туристлык юлламалары, чит илгә сәяхәтләр, күңел ачу һәм башка чыгымнарны түләүсез күрсәтү яки арзанайтылган бәядән түләтү.

РИШВӘТ АЛГАН ӨЧЕН КЕМНӘР ҖИНАЯТЬ ҖАВАПЛЫЛЫГЫНА ТАРТЫЛА АЛА?

Ришвәт алучы итеп бары вазыйфаи зат – оештыру-боерык бирү яисә административ-хуҗалык функцияләрен гамәлгә ашыра торган хакимият вәкиле яки түрә генә танылырга мөмкин.

Хакимият вәкиле – төрле дәрәҗәдәге дәүләт яки муниципаль хезмәткәр – өлкә яки шәһәр администрациясе, мэрия, министрлык һәм ведомство, төрле дәүләт учреждениесе, хокук саклау органы, хәрби часть яисә хәрби комиссариат хезмәткәре, судья, прокурор, тикшерүче, закон чыгару органы һ.б.

Оештыру-боерык бирү яисә административ-хуҗалык функцияләрен гамәлгә ашыра торган зат – дәүләт һәм муниципаль орган, торак-эксплуатация конторасы, ремонт-эксплуатация участогының финанс һәм хуҗалык бүлекчәсе җитәкчесе, дәүләт эксперт, хәрби хезмәткә чакыру яки имтихан комиссиясе әгъзасы, мәктәп директоры яисә уку-укыту бүлеге мөдире (завуч), югары уку йорты ректоры һәм факультет деканы, хастаханә һәм сырхауханә баш табибы һ.б.

Ришвәт алу, бирү, ришвәтчелектә арадашчылык өчен җаваплылык вазыйфаи зат тарафыннан ришвәт алу вакытына бәйсез рәвештә - ришвәт бирүче яки аларга тапшырыла торган зат файдасына хезмәт итү гамәлләре (гамәл кылмау) кылганчыга кадәр яисә аннан соң, шулай ук күрсәтелгән гамәлләр алдан ук ришвәт алу яки ришвәт бирү турында вазифаи зат белән килешүгә бәйле булуга карамастан башкарыла. Әлеге законсыз гамәлләр өчен Россия Федерациясе җинаять кодексының 290 һәм 291 нче маддәләре буенча җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев