3 декабрь 2021 яңалыклары
-
Игътибардан читтә калмасыннар иде
1 декабрь көнне инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде. Әлеге ункөнлек кысаларында районда нинди чаралар планлаштырыла? Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә нинди ярдәмнәр күрсәтелә? Гомумән, алар нинди сулыш белән яши? Район хакимияте бинасында узган чираттагы брифингта шушы сорауларга җавап эзләнде.
-
Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә педагоглар Пермь өлкәсе мәгариф эшчәнлеге белән танышты
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә "Адымнар-Актаныш" гимназиясе дирекциясе Пермь шәһәренә тәҗрибә уртаклашырга барды.
-
8 декабрьдә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак
Районда яшәүче 205 инвалид эш белән тәэмин ителгән. Тагын 494 мөмкинлеге чикләнгән райондашыбыз үзенә яраклы эш килеп чыкканын көтә.
-
Бүген Тантаналар залында районыбызда туган 150нче бала теркәлде (фоторепортаж)
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге 1нче, 50 нче, 100нче булып туу турында таныклык алган балаларны, гаиләләрне тантаналы шартларда котлаулар оештырып килә. Бүген 3 декабрь көнне ЗАГС бүлегендә матур традициягә тугры калып, 150нче булып теркәлгән Нәзир Бәдертдиновка туу турында таныклык тапшырылды.
-
Күпләр яратып куллана торган бетакаротин биоөстәмәсенең рак китереп чыгаруын ачыклаганнар
Хәзер барыбыз да диярлек организм өчен кирәкле минераллары һәм туклыклы матдәләре булган ризыклар белән “дөрес” тукланырга тырышабыз. Ризыктагы гына җитмәскә дә мөмкин, дип, төрле рекламаларга кызыгып, дару сәдәфе рәвешендәге биоөстәмәләрне дә үз итүчеләребез җитәрлек.
-
2 миллиона штук яиц продано на ярмарках в Казани
Здесь всегда можно найти свежее мясо, вкусную деревенскую сметану и разливное молоко, приобрести колбасные изделия, сыр, масло, яйца, овощи, мёд, сахар и другую фермерскую продукцию, произведенную нашими аграриями.
-
Президент министрлыкларны тикшерергә боерды: "Сәләт"тә 2,4 миллион акча югалган
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Яшьләр эшләре министрлыгында һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ришвәтчелеккә каршы тикшерү барышында ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча хезмәт тикшерүләре үткәрергә боерык бирде.
-
Ел башыннан 88 райондашыбыз COVID-19 авыруыннан вафат булган
Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев җиткерде.
-
!!! Үзеңнең ВИЧ-статусыңны бел!
ВИЧка тестны СПИД үзәгендә бушлай уз!
-
ЭШЧӘНЛЕКЛӘРЕ МАКТАУГА ЛАЕК
Үзара тәҗрибә уртаклашу, ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау максатыннан 1 декабрь көнне “Нур” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды. Биредә район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр катнашты.
-
Ангела Меркель Германия канцлеры вазыйфасыннан китте, аның урынына Олаф Шольц киләчәк
Берлинда 16 ел хөкүмәттә эшләгәннән соң, Германия канцлеры вазифасыннан китүче Ангела Меркель хөрмәтенә тантаналы чара узды. Меркель 8 декабрьгә кадәр рәсми рәвештә эштән китәчәк.
-
"Ялкын" журналында блогерлар ярыша: Җиңүче- Актаныш яки Кукмара?
Бүген "Татмедиа" АҖ "Ялкын" журналы Татарстанның иң актив блогерларын үзенә җыйды.
-
25 форма-киңәшмә: I урында- Яңа Әлем җирлеге
Бүген, хакимияттә, район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә авыл җирлекләре белән видеоэлемтә аша октябрь аена йомгак ясалды һәм рейтинг чыгарылды.
-
Актаныш телевидениесенең "Хәбәрләр" тапшыруы, 30.11.2021
Актаныш телевидениесенең "Хәбәрләр" тапшыруы, 30.11.2021
-
Актаныш районында 7 декабрьдән суыта башлый: -13 градуска кадәр салкын көтелә
Юлларда бозлавык, сак булыгыз!