Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Срогы чыккан" картаны нишләтергә?

Сакларгамы, әллә чүп савытына ыргытыргамы?

Билгеле булуынча, банк картасын берничә ел саен алмаштырып торалар. Элек яңасын биргәндә искесен банкта алып калалар иде. Хәзер бу таләп юк һәм срогы чыккан картаның киләчәк язмышын аның хуҗасы хәл итә. Һәм кайсыберләр мондый картаны нәрсә эшләтергә икән дип аптырап кала? Бу сорауга бүген “Парфенон” юридик үзәк компаниясенең әйдәүче юристы Павел Уткинның җавабын тәкъдим итәбез.

“Күпләр иске карталарны чүп савытына яисә банкомат янында ук ташлап китә. Болай итәргә ярамый, – ди эксперт. – Хәвефсезлек максатыннан “пластик”ны берничә кисәккә кискәләргә кирәк. Чөнки картада булган магнит полосасында, хәрефле кодлар һәм голограммаларда безнең банк исәбе турында мәгълүмат бар. Карта мәкерле кешеләр кулына эләксә, аларның әлеге картага бәйле булган банк исәбен ачыклый алуы ихтимал. Шуңа махсус билгеләр булган урыннарны кайчы белән кисәргә кирәк. Аннары инде кисәкләрне тыныч күңел белән чүп савытына ташларга була”.

Әлбәттә, мәкерле кешеләр иске картадан сезнең банк исәбе турындагы мәгълүматны белә алса да, бу мәгълүмат белән алар болай гына куллана алмый. Чөнки исәпкә икенче карта беркетелгән, ә искесе эшләүдән туктаган була. Әмма карта хуҗасы һәм аның банк исәбе турындагы мәгълүмат мошенниклар базасына әләгергә һәм киләчәктә кырын эшләр өчен кулланылырга мөмкин, дип кисәтә юрист.

“Шулай ук киләчәктә карта белән кулланырга җыенмасагыз, аңа бәйле исәпне ябарга кирәк, – ди Уткин. – Бүген бу эш мобиль кушымтада берничә секунд эчендә эшләнә. Элекке кебек каядыр барырга, гариза язарга кирәкми. Ниндидер акча күчерүләр, хезмәтләр өчен акча алулар булмасын өчен исәпне ябу хәерле. Әгәр исәптә акча калган булса, аны банкта паспорт белән алырга мөмкин”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Хокук сагында Татаарстан