Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сыйныф җитәкчесен эш дәфтәренә акча җыйган өчен җәзага тартканнар

Татарстанның Тукай районы мәктәпләренең берсендә сыйныф җитәкчесен эш дәфтәрләре өчен акча җыйганга җәза биргәннәр.

             Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ата-аналардан эш дәфтәрләренә, шулай ук лампалар һәм жалюзилар сатып алуга карата да шикаять кергән. Лампалар һәм жалюзилар турындагы мәгълүматлар расланмаган - аларны мәктәпкә районара почтамт бүләк иткән, ә менә эш дәфтәрләрен сатып алырга мәҗбүр итү очрагы расланган. Укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

           Департаментта искәрткәнчә, уку процессында эш дәфтәрләрен куллану мәҗбүри түгел, ләкин РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч мәктәптә мондый дәфтәрләрне «белем бирү процессының аерылгысыз өлеше» дип саный, ул «укытуның нәтиҗәлелегенә сизелерлек йогынты ясый, чөнки укучылар тарафыннан язма эшләрне башкару язу күнекмәләрен формалаштыра һәм вак моториканы үстерә». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев