Укытучылар көненә багышланган тантанада районның мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларга бүләкләр тапшырылды.
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә районның мәгариф хезмәткәрләре, ветеран укытучылар, яшь педагоглар һәм кунаклар катнашты.
Чарада Актаныш муниципаль районы Башлыгы Ленар Зарипов, Башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, район Башлыгы урынбасары Фәрит Заһретдинов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Анварова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова һәм башка җитәкчеләр катнашып, педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Тантана барышында мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен укытучыларга һәм тәрбиячеләргә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, район Башлыгы исеменнән төрле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган педагоглар, тәрбиячеләр, сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, директор киңәшчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары хөрмәтләнде.
Бәйрәмдә «Ел укытучысы – 2026», «Ел тәрбиячесе – 2026», «Ел сыйныф җитәкчесе – 2026», «Педагогик дебют», «Педагог-оештыручы», «Өстәмә белем бирү педагоглары», «Педагог-психолог» һәм башка һөнәри бәйгеләрнең муниципаль этабында җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды. Район данын зона һәм республика этапларында яклаган педагоглар аерым билгеләп үтелде.
Тантанада күпьеллык хезмәтләре белән мәгариф үсешенә зур өлеш керткән өлкән остазлар һәм юбилейларын билгеләп үткән укытучылар да хөрмәтләнде. Шулай ук районга эшкә кайткан яшь педагоглар белән таныштырдылар.
Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичә ахырында мәгариф хезмәткәрләре өчен Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров чыгыш ясады.
Нет комментариев