Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

УМАРТАЧЫ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ:Закон бал корты яклы икәнен бел, умартачы!

Русиядә борын-борыннан бирле бал корты продуктлары, аеруча бал һәм балавыз югары бәһаланган. Соңгы елларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр артканнан-арта бара. Бу эшне яратмаган, бал кортлары тормышы, эше белән кызыксынмаган кеше, мөгаен, аздыр.

                                   Без бу җан ияләренең уңганлыгы, гаҗәеп эшчәнлеге турында күп әйтеп  үттек. Бу урында аны кабатлап торуның кирәге юктыр, дибез. Ә менә илебездәге законнарның  шушы хакта ни әйтүен бераз сөйләп китү ярыйдыр.

                                   Безнең Татарстан Республикасы территориясе бай табигать кочагында.  Умартачылык белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бик зур. Урманнарыбыз чәчкәле үләннәргә, болыннарга бай. Басуларда бал бирә торган күп төрле культуралар чәчелә. Умарта тоту, бал, балавыз һәм башка төр продуктлар  җитештерү өчен тырышлык кына кирәк.

                                   Умартачылык һәм продукциясен эшкәртү өлкәсендә мал табарлык эшчәнлеге турында болайрак диелгән. «Физик берәмлекләр һәм оешмалар, шул исәптән умартачыларның җәмәгать берләшмәләре законнарга ярашлы рәвештә умартачылык һәм умартачылык продукциясен эшкәртү өлкәсендә малтабарлык эшчәнлеген тормышка ашыру хокукына ия».

                                   Балны һәм башка умартачылык продукциясен сату ветеринария-санитария паспорты булу һәм продукциянең ГОСТка туры килүен лабораториядә тикшерү үтү шартларында бал кортлары хуҗалары тарафыннан үзләре билгеләгән сөйләшеп килешү бәяләре буенча тормышка ашырыла. Ясалма умартачылык продукциясен сатуда гаепләнүчеләр законга ярашлы рәвештә җавапка тарттырыла.

                                   Дәүләт власте органнары умартачылыкны һәм умартачылык инвентарен җитештерүне үстерүгә һәм югары нәтиҗәлелеккә ирешүгә булышлык итә, бал кортларын саклау, корт гаиләләрен рацональ файдалану буенча гражданнарның һәм оешмаларның тәкъдимнәрен исәпкә ала. Урындагы үзидарә органнары һәм урман хуҗалыгына идарә итү органнары умарталарны һәм умарталыкларны урнаштыру экологик һәм ветеринария-санитария таләпләренә һәм законнар тарафыннан билгеләнгән нормаларга каршы килмәгән шартларда умартачыларга кирәкле каралтыларны төзү хокукы белән умарталарны һәм умарталыкларны урнаштыруда булышлык итәргә бурычлы.

                                   Ветеринария-санитария учреждениеләре бал кортларының эпизоотик авыруы, экологик сәбәпләр нәтиҗәсендә аларның һәлак булу куркынычы янаган очракта мәгълүмат һәм консультацияләр бирү эше, авыруларны диагностикалау, умартачыларны ветеринария препаратлары һәм кортларны саклау чаралары белән тәэмин итү алымы белән умартачыларга ярдәм итә, бал кортларының авыруын кисәтү һәм дәвалау буенча хезмәт күрсәтә, бал корты гаиләләрен, корт аналарын һәм умартачылык продуктларын кайтаруга һәм читкә җибәрүгә, шулай ук сатылучы умартачылык продукциясенең сыйфатына билгеләнгән тәртиптә күзәтүне тормышка ашыра.

                                   Бал кортларының яшәү һәм эшчәнлек  мохитен, үрчү шартларын, күченеп йөрү урыннарын һәм миграция юлларын саклау турында әйтелә.  Төзелеш, яңаны кору һәм башка төрле эшләрне башкарганда, бал кортларының торышына йогынты ясаучы эшләрне тормышка ашырганда аларның яшәү мохитен саклау буенча чараларны, бал кортларын саклау һәм аларның эшчәнлеге өчен аеруча әһәмияткә ия булган участокларның һәм үсемлекләрнең кагылгысызлыгын тәэмин итәргә бурычлылар, диелә бу статьяда.

                                   Авыл һәм урман хуҗалыкларында химияләштерү чараларын куллану,–диелә,– аларның билгеләнгән тәртиптә расланган исемлегенә ярашлы рәвештә генә бал кортларын саклау кагыйдәләрен катгый үтәү шартларында рөхсәт ителә.
Төп бал җыя торган үсемлекләр чәчкә атканда басуларны, басу саклау урман полосаларын һәм агач-куак үсентеләрен эшкәртү өчен пестицидларны куллану тыела.

                                   Төп бал җыя торган үсемлекләр чәчкә атканда басуларны, басу саклау урман полосаларын һәм агач-куак үсентеләрен эшкәртү өчен пестицидларны куллану тыела.
Бал җыю  үсемлекләрен эшкәртү өчен химик чараларны кулланучы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары эшкәртелүче участоклардан җиде чакрым ераклыкта умарталары булган оешмаларга һәм физик берәмлекләргә бу турыда эш башланырга биш көн алдан язма рәвештә һәм урындагы матбугат аша кисәтергә, кулланылучы препарат, аның агулы булуы һәм корт гаиләләрен изоляцияләү сроклары турында хәбәр итәргә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Умарта Актаныш хәбәрләре Бал Балавыз Умартачы буласың килсә Бал кортының назы бар Умартачы Умартачылык