Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ЮЛЛАР КӨТӘ:Юлларыбызга асфальт түшәлсә дә, саклыйк аларны!

Яз фасылы–үзенең назлы кояшы белән хәвефле мәсьәләләр дә алып килү гадәте бар. Боларга юл куймау өчен Актаныш юл хәрәкәте инспекциясе идарелеге зур тырышлык сала. Чираттагы рейд белән безнең иҗади төркем дә танышып кайтты.

                             Билгеле, яз җитү белән карлар эреп, гөрләвекләр таша. Нәкъ шушы вакытта асфальтлы юлларның да начарлануы ихтимал! Бу исәптән юлларны җитди карау–хәерлесе. Юл газабы–нәрсәгә әверелергә мөмкинлеген һәркем яхшы белә.

                             Юлларны сыйфатлы саклап калу максатларыннан чыгып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 1-30 апрельгә кадәр  авырлыгы 6 тоннадан арткан машиналар өчен чикләүләр кертелә.

                             Үлчәү контроле күчмә пункты белгече Юрий Григорьев, Актаныш ЮХИДИ инспекторы Артур Зиганшин кисәтүләр ясадылар, аңлатып уздылар.

                             Мондый рейдлар районыбызның юл куркынычсызлыгы идарәсе тарафыннан даими уза, хәзерге заман технологияләре дә кулланышка кергән. Электрон форматта теркәлеп куела. Чикләүләр аерым категория “тимер ат”ларга кагылмый:ашамлыклар, медицина препаратлары, мал-туар, яз көне бик актуаль–ашламалар һәм орлык төялгән, автобуслар һәм ашамлык йөрткән йөк машиналарына.

                             Шофёр кулында махсус рөхсәт кәгазе булу мөһим роль уйный, булмаса–административ хокук бозу яный, катгый рәвештә штраф салына

                             Юлларда иминлек булсын, аяныч вакыйгалар тумасын өчен гамәлгә ашырылган кагыйдәләрдән тайпылмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш юхиди Актаныш районы Яңалыклар Район сулышы Район яңалыклары Татарстан Республикасы Хәбәрләр Районыбыз сулышы