Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

1 февральдән пенсияләр арта

Ана капиталы да чынлыктагы инфляциягә нисбәтле рәвештә — 8,4 процентка арта.

                   Россия халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты Лариса Сорокина 1 февральдән пенсияләре артачак кешеләрне атады.

2022 елда Россиядә пенсияне, 2021 елга фаразланган инфляциягә (ул 4 процентка якын тәшкил итте) нигезләнеп, 5,9 процентка күтәрделәр. Әмма чынлыктагы инфляция фаразларны сизелерлек узып китте, шунлыктан пенсияне 8,6 процентка индексацияләү турында карар кабул ителде, дигән ул. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, чынлыктагы инфляция фаразланганнан аерылып тора һәм ул 8,4 процент тәшкил итте, шунлыктан пенсионерлар 1 февральдән янә арттырылган пенсия (инфляциядән 8,6 процентка югарырак) алачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев