Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

8 март якынлаша: Якын кешеңне нинди бүләк белән сөендереп оттырмаска?

8 Март -Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда барыбыз да уйлана башлыйбыз. Якыннарыбызга кирәкле дә, файдалы да нинди бүләк алырга?

Әгәр бүләгең файда китерсен дип эшләсәң, бүләк сайлау, аны сатып алу, тапшыру- бер дә җиңел эш түгел.

Бигрәк тә хатын-кызга бүләк сайлау катлаулы. Бүген бәйрәм алдыннан тәкъдим ителәсе киңәшләр сезгә ярдәмгә килер. 

Һәр бүләкне яхшылап уйларга кирәк, чөнки ул иясенә туры килергә һәм файдалы булырга тиеш. Барыннан да элек, кемгә бүләк бирергә җыенасыз — әниегезгә, кызыгызга яки хатыныгызга, апа кешегә яки әбиегезгә- бүләк адресына туры килерлек булсын! Аларның һәрберсенең үз стиле бар- бу кием-салымда, тормыш рәвешендә, ял вакытын оештыруда чагыла. 

Исегездә тотыгыз, бүләк сайлаганда хатага юл куярга ярамый: монда ике генә вариант- сезнең бүләк озак вакыт хуҗасын сөендерәчәк яки тартмага салып куеп онытылачак. 

Социологик сораштырулар һәм статистика мәгълүматларына ышансаң, хатын-кызлар өчен зәркән эшләнмәләре, парфюмерия, эчке кием, зур чәчәк бәйләме, китаплар һ.б. иң көтелгән бүләк булып тора.

Зәркән эшләнмәсе- мондый бүләккә теләсә кайсы хатын-кыз шат булачак. Тик бизәнү әйберләрен хатын-кызлар ошаткан металлдан (алтын, көмеш) гына сайлап алыгыз. Шулай ук аның яшен һәм кием стилен исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, яшь кыз өчен гадәти булмаган формадагы, ә өлкән яшьтәге хатын — кыз өчен классика эшләнмәләре килешер.

Парфюмерия. Яңа хушбуй флаконы беркайчан да артык булмаячак, әмма арзанлы ялган парфюм бүләк итәргә кирәкми.

Китап — бернәрсәгә дә мәҗбүр итми торган бүләк.

Эчке кием — кыйммәтле булмаган, ләкин озак вакытка истә кала торган бүләк.

Чәчәкләр — хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итү һәрвакыт мәхәббәт һәм хөрмәтне аңлата. Күп кенә гореф-гадәтләр чәчәкләр гаммасы белән дә бәйле. Һәр төс аерым мәгънәгә ия, шуңа күрә гөлләмә төзегәндә төсләрнең аңлатмасын белергә кирәк. Сары төс байлык, уңыш, иминлек төсе. Алсу чәчәкләр — бу тирән симпатия билгесе һәм рәхмәт хисләрен аңлата, кызыл төс — дәрт билгесе.

Югарыда санап үтелгән барлык әлеге товарлар РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карарында күрсәтелгән кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиешле булмаган товарлар исемлегенә керә, сез бу товарларны тапшыра һәм акчаны кире кайтара алмыйсыз, түбәндәге очракларда, шулай ук аларны башка төргә алыштыру да мөмкин түгел:

Реклама

— бүләк ителгән әйбер ошамаса,

— үлчәме туры килмәсә,

— кулланганда аллергия барлыкка килсә,

— сез аннан файдаланырга кире уйлаган очракта.

Түбәндәге очракларда бу төр товарларны кире кайтарырга яки алыштырырга мөмкин, әгәр:

— товарда җитешсезлек ачыкланса,

— төрелмәдәге җитештерү турында бөтен кирәкле мәгълүмат булмаса (җитештерү даталары, штрих-код һ. б.);

— яраклылык вакыты чыккан булса (әгәр бар икән).

Бәйрәм алдыннан барлык хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлыйбыз! Гомерегез буена сезнең белән бәхет, иминлек һәм бәхет янәшә атласын! Бүләкләр сезне сөендерсен һәм актуаль булсын.

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев