Актаныш ханымнары, мамык шәлнең сыйфатын тикшерә беләсезме?
Мамык шәлнең сыйфатын бу рәвешле тикшерәләр: шәлнең уртасыннан мамыгын тотып, аны күтәреп карарга кирәк, ул өзелмәскә тиеш.
Ак Оренбур шәле балдак аша җиңел чыга. Калын шәлләрне болай тикшереп булмый. Сыйфатлы шәлнең мамыгы озын түгел, алдан ук кабартылган, таралган шәлне алмагыз. Шәл кия-кия мамыкланырга тиеш.
Мамык шәлне, чәчне юган кебек, җылы (40 градуслы) суда шампунь белән юып, бальзам белән чайкарга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев