Актаныш егете тәҗрибәсе белән уртаклаша: Бер ел эчендә – 20 килограммга!
Егет сүзе бер булыр – ябыгам дигәч, ябыгам!Шундый карарга килгән көннән алып, бер ел узуга, шактый гына тәҗрибә тупладым. Бүген аны гәзит укучыларга да җиткерәсем килә.
Алдан ук әйтеп куям, мин бернинди дә ябыктыра торган препаратлар кулланмадым. Беренчедән, үз алдыңа максат куярга һәм ихтыяр көче тупларга кирәк. Ә аннан инде алдан сызылган юл белән барасы. Эшемдә төшке ашны төрле вакытта ашаганга (кайчакта 15.00 яки 16.00 сәгатьтә дә тукланырга туры килде), гәүдә авырлыгымны ташлый башладым. Әмма нормасыз эш вакытыннан, кабат гадәти эш режимына кайткач, дусларым минем янә тазара башлавымны әйтте. Ул вакытта гәүдә авырлыгым 109 килограмм иде.
Әлбәттә, бу миңа күп кенә кыенлыклар тудыра башлады: зур үлчәмле киемнәр алырга кирәк иде, өченче катка да баскычтан авырлык белән менәсе... Шулай ук, һава торышы үзгәргәндә, яисә магнит давыллары вакытында, үзгәрешләрен беренчеләрдән булып тоя идем. Еш һәм күп итеп тирләү дә кыен, аяк киеме кигәндә дә тиремне зур кулъяулыкка сөртә идем. Кызлар янында да бит матур булып күренергә кирәк. Егетләргә нәфис гәүдәле кызлар ошаган кебек, кызларга да төз, матур гәүдәле егетләр ошый! Мин бу проблеманы ахыргача хәл итәргә карар кылдым һәм түбәндәгеләрне башкардым.
Төшке һәм кичке ашка карабодай боткасы ашадым. Беренче вакытта ботканың үзен генә, соңыннан карабодай янына шампиньон гөмбәсе, тавык итенең ак өлешен бераз куша башладым. Ул вакытта рационның 80 проценты бары тик карабодайдан гына торды, ә соңыннан ел дәвамында мин рационга салат, яшелчәләр, башка боткалар кушып, карабодайны бераз киметтем.
Эре мал итен ашауны туктаттым. Бөтенләй үк димим, ел дәвамында якынча 500-700 граммлап ашарга мөмкин.
Бәрәңге ашау тыела. Чөнки ул гәүдә авырлыгына көчле тәэсир итә. Ел дәвамында бары тик 1 килограмм гына кулланам.
Кыздырылган һәм баллы ризыклар турында онытырга кирәк. Бары тик өйдә пешерелгән кекс, печенье гына ашарга мөмкин. Кайнатма да ашамаска киңәш итәм, чөнки анда шикәр бар. Иң яхшысы – бал куллану. Кибеттән сатып алынган камыр ризыкларыннан, кабартмалардан баш тарттым. Аларны куллану ел дәвамында 5-7 данәдән дә артмады, бу
аерым очракларда гына.
Диетологлар әйтүенчә, күп һәм сирәк ашаганчы, аз, әмма еш ашау хәерле. Мин аларның бу фикере белән тулысынча килешәм. Мин порция күләмен 50 процентка кадәр киметтем һәм атна дәвамында ашказаны зурлыгының күпкә кимүен сиздем. Мин хәзер бер эчкәндә ике стаканнан да күбрәк су эчә алмыйм (300әр миллилитр).
Ач килеш йокларга. Моны төгәл үтәргә кирәк! Бернинди искәрмәсез! Әгәр сез соң ашасагыз, ашказаныгыз бушаганны көтеп торырга кирәк. Белгәнегезчә, сумо буенча көрәшчеләр махсус рәвештә гәүдә авырлыгын арттыра. Рационнарында җиңел ризыклар булуга карамастан, алар, гәүдә авырлыгын арттыру өчен, ашаганнан соң йокларга яталар.
Күбрәк су эчегез, аеруча ач килеш 1 стакан су эчүне калдырмагыз. Үзем һәм якыннарым менә инде 5 елдан артык болай эшлибез: кичтән (көндез дә ярый) лимонлы су әзерлибез: 1 кешегә 1 стакан исәбеннән кайнап торган суга лимон кисәкләре салабыз. Ул икенче көнгә иртәнгә әзер булачак. Ач килеш шул суны эчәбез. 1-2 көннән соң нәтиҗәсен сизәргә мөмкин. (Ашказаны-эчәк тракты проблемасы булган очракта табиб белән киңәшләшегез). Суның катылык дәрәҗәсе ким булганын эчәргә кирәк. Күп очракта фильтрлар ярдәм итә алмый. Суның катылыгы дәрәҗәсен махсус прибор яисә индикатор ярдәмендә тикшереп тору зарур. Без суны зур шешәләрдә сатып алабыз, мин даими рәвештә суны тикшереп торам.
Һавада йөрү һәм физик күнегүләр һәрвакыт яхшыга гына. Калорияне яндырыр өчен һәм шулай ук күңел күтәренкелеген тәэмин итү максатыннан күбрәк хәрәкәтләнергә тырышыгыз!
Дусларым! Әлбәттә, һәркемнең организмы төрле, мин язганнар һәркемгә төрлечә тәэсир итә. Шуңа күрә махсус белгеч яисә диетолог белән киңәшләшегез.
Алмаз МӘҺӘДИЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев