Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Алмаз хәзрәт Галимҗанов: Суны эчкәндә дөяләр сыман эчмәгез

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Кыямәт көне алдыннан алтын чыгар, су китәр», – ди. Бүген суга кытлык кичереп яшибез дип әйтә алмыйбыз, тик киләчәктә төче  суга кытлык туу куркынычы бар, дип кисәтә галимнәр. Димәк, адәм баласына су кебек бәһасез нигъмәтне кадерләп, белеп файдаланыр вакыт җиткәндер инде. Диндә суга караш нинди? Аны нигә исраф итәргә ярамый? Саба районының Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов белән суга бәйле сорауларга җавап эзләдек.

 

Алмаз хәзрәт Галимҗанов: Суны эчкәндә дөяләр сыман эчмәгез

 

– Су – Җирдәге иң кадерле нигъмәтләребезнең берсе. Ислам динендә су турында ни диелә?

– Бисмилләһир-рахманир-рахим. Аллаһы Тәгалә безгә бик күп нигъмәтләр бирде. Су – Аллаһы Тәгалә шуларның иң олы һәм бәһасе булмаганнарның берсе. Коръән Кәримдә дә су турында күп әйтелә. Аятьләрдә: «Җирләрне вә күкләрне Аллаһы Тәгалә бар итте һәм күктән су төшереп, җирләрне терелтте, сез куллансын өчен төрле җимешләр үстерде», – диелә. Болар барысы да – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Кызганыч, билгеле бер хәлләргә юлыкмыйча, без бу нигъмәтләрнең кадерен аңламыйбыз. Әйтик, шул ук ураза тотканда.

Сүз уңаеннан, күктән төшә торган су да бар бит әле. Ул да булса – кар һәм яңгыр. Бу шулкадәр олы бәрәкәт! Еш кына: «Һаман кар ява инде, һаман яңгыр туктамый», – дип зарланабыз. Әлбәттә, бу җир эшкәртү, авыл хуҗалыгы белән бәйле булмаган кеше өчен бик зур проблема тоеладыр. Әмма җир кешесе, гомумән, табигать кадерен аңлаган, уйлый-фикерли белгәннәр суның кадерен чамалый. Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер: кар күп яуды. Бу бит инде муллык дигән сүз. Яңгыр да, кар да булмаса, корылык көт. Явым-төшемне сорап укый торган намаз да бар. Никадәр генә сүксәк тә, боларның Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте икәнен онытмасак иде. Хәтта яңгыр яуганда кылынган догалар кабул булыр, диелә. Кар яуганда да: «Раббым, хәерле явым-төшемнәр булсын иде!» – дисәк дөрес.

Су аккан тавыш, су агышы безне тынычландыра. Моның сере дә бар. Кәримдә: «Аллаһны зикер итү белән күңелләр тынычлана», – диелә. Ягъни су ага, җил исә, агач шаулый, кош сайрый икән, һәркайсы үзенчә Аллаһы Тәгаләгә тәсбих әйтә, аны зурлый. Су исә гел агып тора, димәк, ул һәрдаим зикер кылуда.

– Суны исраф итү – гөнаһмы? Без судан ничек файдаланырга тиеш?

– Рәсүлебез (с.г.в.) үз хәдисләрендә суны исраф итмәскә куша. Хәзер душ, ванналар бар, мунча керәбез. Анда да суны тиеш күләмдә генә кулланырга кирәк. Госел белән тәһарәтнең дә бер сөннәте – суны кадерләп тоту, исраф итмәү. Рәсүлебез (с.г.в.) безне шуңа өйрәтә. Суны эчкәндә дә дөяләр сыман эчмәгез, ди. Ягъни тончыгыр дәрәҗәгә җитеп, ямьсез итеп түгел, йотым-йотым гына. Мөселманнар өчен иң кадерле су – зәм-зәм суы бар бит әле. Аны без кыйблага карап, савыттагы суны өч өлешкә бүлеп, баскан килеш эчәбез. Ә гади суны, пәйгамбәребез кушканча, «бисмилләһ» әйтеп, сулы савытны уң кулга тотып эчәргә кирәк.

Су тәһарәт алу өчен дә кирәк. Су булмаса, балчык йә тузан белән тәһарәт алу мөмкин. Бу – тәяммем дип атала.

– Суга төкерергә, кече йомышны үтәргә ярыймы? Су янында сүгенергә дә ярамый дигәнне ишеткән бар.

– Аллаһы Тәгалә безгә табигатьне әманәт итеп бирде. Без шушы әманәтне дөрес итеп кулланырга тиеш. Суны пычрату, төкереп китү, йомышны үтәү – болар әдәпсезлек билгесе. Хәтта суга сүгенергә дә ярамый! Әйткәнемчә, җан ияләренә бирелгән бу нигъмәтне Аллаһы Тәгалә олылап, кадерләп торырга кушты. Пәйгамбәребез (с.г.в.) яшәгән якта суга кытлык. Алар аны кадерләп, белеп тота торган булганнар. Ураза тотканнан соң да иң элек су белән, йә булмаса, хөрмә җимеше белән авыз ачабыз бит.

– Әби-бабайларыбыз су тулы савытларның өстен каплап тотарга дип өйрәтеп үстерде. Бу билгеле бер ышану гынамы, әллә дин шулай кушамы?

 Моны җен вә шайтаннар су эчмәсен өчен эшлиләр. Йә булмаса, пычрак төшеп, су пычранмасын өчен шулай итәләр. Суны эчкәннән соң савытны каплап куйсак та, хәерлерәк.

–  Коръән аятьләре укылган суны эчү хәерле гамәлме? Файдасы тия, диләр…

– Су терелтә торган үзлеккә ия, диелә Коръәндә. Авырган кешеләргә аны өшкереп бирәләр. Әйткәнебезчә, су янында сүгенергә дә ярамый. Аның шундый үзенчәлеге бар: ул мәгълүматны сеңдерә, истә калдыра. Коръән укылып, өшкерелгән су – шифалы. Аннан файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев