Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Ашап ябыга беләсезме?

Дөнья җәйгә кергәндә ябыгасы килмәгән хатын-кызны очрату авырдыр. Бүген ябыктыручы ризыклар белән таныштырабыз.

Ябыгырга ярдәм итүче ашамлыклар:
Ногыт борчагы. Кыйммәт түгел, аксымга бай булуы тую тойгысын озайта, чөнки акрын эшкәртелә.

Аш. Тамак туйдыруны бер тәлинкә аштан башласагыз, арытаба азрак ашарсыз. Әлбәттә, аш каймаксыз һәм майонезсыз булырга тиеш.

Шоколад. Иртәнге, төшке, кичке ашлар арасында нидер ашап куясыгыз киләме? Шоколад сайлагыз! Карасын, әчесен. Ике бәләкәй генә шакмак җитәр. Шоколад ашаган кешенең алдагы ашауда башкалардан унбиш процентка азрак ашаганын галимнәр исбат иткән.

Реклама

Яшелчәләр измәсе. Азыкка күпләп яшелчә кушыгыз. Порция күбәер, калорияләр кимер.

Чикләвекләр. Чикләвекләр белән тамак ялгасагыз, төшке аш вакытында азрак ашыйсыгыз килер.

Алма. Бу җимеш үзе, аның суты яисә измәсе аппетитны бик яхшы баса. Алма чәйнәгәндә мигә ниндидер туклыклы ризык ашау хакында сигнал да килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев