Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Һава торышы җылыта: буран һәм көчле җил көтелә

Бүген, 18 гыйнварда, Татарстанда һава температурасының җылынуы көтелә. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә.

           Республикада төнлә аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы ихтимал. Көндез республиканың бөтен районнарында һәм Казанда буран булачак.

          Көньяктан искән җилнең тизлеге  секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык булуы турында кисәтә синоптиклар. Төнлә – 6-11, көндез 1-3 градус салкын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев