Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Август аеннан кемнәр өчен пенсиягә чыгу яше 5 елга киметелә?

Россиядә яшәүчеләр пенсиягә чыгу яшен берьюлы 5 елга киметә ала. Хәзер тиешле документлар рәсмиләштереп куйган очракта, инде августтан ук ташлама гамәлгә керәчәк. Шулай итеп, законда каралганнан биш елга алданрак пенсия түли башлаячаклар, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Пенсиягә чыгу яшен теләсә кем киметергә мөмкин. Хатын-кызлар – 55 яшькә җиткәч, ир-атлар – 60 яшькә җиткәч пенсия ала башлый, дигән сүз бу.
Моның өчен ихтыяри пенсия иминиятләштерүе (добровольное пенсионное страхование) дигән программада катнашырга кирәк. Мондый программаны хәзер Россия Пенсия фонды, шулай ук дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары тәкъдим итә. “Пенсия реформасы пенсияләрнең тупланма өлешенә кагылмады. Шуңа күрә бу түләүне иске пенсия яше буенча алырга мөмкин”, – дигән белгеч PRIMPRESS хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Белгеч әйтүенчә, мондый пенсия планын ничек тә тизрәк рәсмиләштереп кую отышлы. Әйтик, программага 35 яшьтә кереп, 20 мең сум күләмендә – беренчел взнос түләсәң, шуннан соң һәр ай саен шунда 1әр мең сум җибәреп торсаң, пенсиягә чыгу вакытына ярты миллионнан артыграк акча тупланачак. Бу ун ел дәвамында һәр ай саен бишәр мең сум алып тору мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев