Актаныш

Бакча җиләген кайчан һәм ничек тукландырырга?

Җиләкләре вагаймасын һәм тәме үзгәрмәсен өчен, бакча җиләге бер сезонга берничә тапкыр тукландыруга мохтаҗ. Менә бу киңәшләребезне хәтерегезгә салып куегыз әле, киләсе елда да кирәге чыгар.

Бакча җиләге бер урында берничә ел үскәнлектән, утырткан вакытта ук түтәлне яхшылап әзерләргә кирәк. Моның өчен һәр квадрат метр җиргә бер чиләк черемә, 2 аш кашыгы суперфосфат, 1 аш кашыгы калий сульфаты һәм 1-2 стакан агач көле салып, казып чыгабыз. Утырткан елны, җиләкләргә шушы ашлама җитә, башкача тукландырмыйбыз. 

Кар эрү белән, җиләкләр беренче тапкыр ашлана. Ашлама буларак, 2 кг сыер тизәген 10 литр суга салып, һәр куак төбенә 1 литр күләмендә сибәбез. Бу – үсеп китү өчен азот чыганагы. Әгәр җиләкләрегез 3-4 еллык булса, тавык тизәге куллана аласыз. 1 өлеш таваык тизәген 3 өлеш суга салып, ике тәүлек тотканнан соң, 1 литр ашламаны 5 литр суда сыеклап, төпләре йомшартылган җиләк араларына сибәргә кирәк. Органик ашлама таба алмасагыз, 10 литр суда 2 аш кашыгы карбамид эретеп сибәргә була. Күләме – һәр төпкә ярты литр. 

Икенче ашлау җиләкләр чәчәккә бөреләнгәндә башкарыла.  2 аш кашыгы нитроаммофоска, 1 аш кашыгы калий тозын кушып, 10 литр суда эретәбез. Дымлы туфракка һәр төпкә ярты литр нисбәтеннән сибелә. 

Өченче ашлау – җиләкләр чәчәк атканда. 10 литр суда 2 г бор кислотасы эретәбез. Бор салкын суда начар эри, башта ярты стакан кайнар суда эретеп алыгыз. Әлеге ашламаны җиләкләргә өстән бөркеп сибәргә кирәк. 

Дүртенче ашлау – җиләкләр тулышканда. 10 литр суда җебетелгән 2 кило сыер тизәгенә 1 стакан иләнгән утын көле кушып, бер тәүлек төнәтәбез. Шуңа 1 аш кашыгы теләсә нинди комплекслы минераль ашлама кушып болгатабыз. Әзер ашламаны бер куакка 1 литр күләмендә туфрагына сибеп чыгабыз. Моның урынына «Биогумус», «Гуми» кебек универсаль органик ашлама да кулланырга була. 

Бишенче тапкыр тукландыру җиләкләрне җыйганнан соң башкарыла, ләкин август башыннан да соңга калмаска кирәк. Бу вакытта инде рәт араларына коры килеш фосфорлы һәм калийлы ашлама сибелә. Күпме сибәргә икәнен ашламаның кабыннан укырга кирәк. Мәсәлән, диаммофоска 1 квадрат метрга 1 аш кашыгы күләмендә сибелә. Бу чорда үсемлекләргә азот – минимум, ә менә фосфор белән калий максимум күләмдә кирәк. Минераль ашлама кулланырга теләмәсәгез, 1 квадрат метрга 4-5 стакан нисбәтеннән коры утын көлен файдаланырга мөмкин. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: