Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

БАКЧАЧЫ БЛОКНОТЫ:Сары помидорны утыртабызмы?

Бу төр томатлар аеруча файдалы икән!

                           Сары помидорны бакчачылар аеруча яратып үстерә. Аның кызыл төстәге помидорга караганда файдалырак булуын күпләр белмидер әле. Алар ачы түгел, шуңа да ашказаны авыруы һәм аллергия булган кешеләр дә аны рәхәтләнеп ашый ала.

                           Сары төстәге помидорда А провитамины күп, ул организмда А витаминына әверелә. Шулай ук кан йөрешен яхшыртучы фолий кислотасы да күп.
Иң мөһиме, сары помидор яман шешкә каршы көрәшүче ретинолга бик бай. Аның күзгә дә, чәч һәм тырнакка да файдасы тия.

                           Мондый помидорның составындагы В витамины тире һәм нерв системасы өчен файдалы.

                           Сары төстәге томатлар итләч һәм бик тәмле була, алар фитофторозга да бирешеп бармый. Теплицага утырту өчен “Гигант лимонный”, “Желтое сердце”, “Желтый гигант”, “Доктор Лето F1”, “Илья Муромец”, “Крем Торт”, “Золотой король”, “Золотой шар” кебек сортлар яхшы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Бу файдалы Бакча Бакчачы блокноты Татарстан Республикасы Файдалы киңәшләр Бакчачыга