Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Бала белән сәяхәт: нәрсәләр белергә кирәк?

Хәзерге заманның күпчелек ата-аналары актив тормыш алып бара, спорт белән шөгыльләнә, сәяхәт итә.

Интернетта кайбер әниләр сабыйлары ике атналык вакытта ук алар белән самолетта очулары турында яза. Алай эшләү дөресме, гомумән, балалар белән сәяхәтне ничә яшьтән башлау яхшырак?

Актаныш үзәк хастаханәсе табиблары җавап бирә бу сорауга:

— Бер яше тулмаган нәниләр белән чит илләргә баруны кичектереп торырга киңәш ителә. Балаларда климатка ияләшү җиде көн дәвам итә, моннан тыш алар төрле инфекцияләрне тиз йоктыра. Шәхси тәҗрибәдән бер мисал. Сәяхәттән кайткан әниләрнең берсе сабыеның каш-керфекләре коелып бетүен сөйләде. Ял вакытында ул бернәрсәгә дә зарланмаган, әмма менә шундый күңелсез хәл килеп чыккан. Мондый күренешләр организмда әле ныклы иммунитет эшләп чыгарылмавына, күп кенә прививкаларның ясалмавына бәйле. Вакциналау мәсьәләсе соңгы елларда аеруча кискенгә әйләнде. Чөнки кайбер ата-аналар интернеттагы бернинди дәлилләр белән дә расланмаган, шулай ук таныш-белешләрдән ишеткән мәгълүматка таянып, прививкалардан баш тарта. Соңгы елларда корь, полиомиелит кебек авырулар таралуы да шуңа бәйле. Кайбер әниләр вакциналаудан нигә баш тартуын үзләре дә аңлата алмый, алар арасында хәтта прививкаларның нинди авырулардан саклавы турында белмәүчеләр дә бар. Күпләр полиомиелиттан иммунлаштыру узмый. Ә бит әлеге чир инсультка охшаш. Димәк, шундый ук хәвефле нәтиҗәләргә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев