Актаныш

Балан өлгерде- желе ясыйбызмы?

Әрәмә, урманнарда балан өлгерде, табигать сөючеләр кояшлы матур көннәрнең тәмен белеп калырга ашыга. Балан җыйган мизгелләрне фотога төшереп райондашларыбыз социаль челтәрләргә урнаштыра башлады инде. Баланнан ни генә әзерләми аш-суга оста ханымнар. Бу рецептлар буенча баланнан желе да әзерләп карагыз әле.

Беренче ысул

Утырымы сөзеп алынган балан согыннан әзерләнә. 1 л сокка 800 г исәбеннән шикәр комы кушып, эмаль табакны ут өстенә куябыз, катнашманы даими рәвештә болгатып, шикәрен эретеп бетерәбез. Сыеклыкны марля аша сөзгәч, 50 минут кайнатабыз. Әзер желены кайнар банкаларга тутырып, өстенә тимер капкач ябабыз.

Икенче ысул

Баланга кайнар су коеп биш минут тоткач, суын саркытабыз. Йомшара төшкән җимешләрне тимер иләктән үткәреп, төшеннән арындырабыз. 1:1нисбәтендә шикәр комы кушып болгаткач, катнашманы банкаларга тутырып, суыткычка куябыз. Шикәр комы урынына бал куллану отышлы.

Балга катырылган балан
 
Балан тәлгәшләрен югач, беркадәр кипшендерәбез. Балны эретеп, ботакчыкларны шуңа манып алып, кулинария кәгазенә таратып киптерәбез. Болай эшкәртелгән балан икенче уңышка чаклы саклана.

Реклама

Балан кесәле

Ярты стакан крахмалны җылымса суда җебетәбез,1 стакан балан согы кушып болгатабыз. 3 л суны кайнатып чыгарабыз, 2 стакан шикәр комы, крахмаллы балан согы салып, болгата-болгата кайнап чыгу халәтенә җиткергәч, газны сүндерәбез.

Балан компоты

Чистартып юылган җимешләрне коры чиста банкаларга тутырабыз, өсләренә 1 литр суга 500 г шикәр комы салып кайнатылган сиропны кайнар килеш коябыз. Ярты литрлы банкаларны – 20 минут, 1 литрлыларын ярты сәгать стерильләштерәбез.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/balannan-zhele-yasau-ysuly

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: