Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Бәрәңге шәңгәсе пешерә беләсезме, дуслар?

Безнең халыкта бәрәңге ризыкларының төрлелеген санап та бетереп булмыйдыр.

Алар арасында бәлеш, өчпочмак, кыстыбый һәм башкаларны әйтергә мөмкин. Тик борынгыдан ук нәнәйләребез мичтә пешергән бәрәңге шәңгәсен күпләр онытып бара кебек. Әйдәгез әле, бу тәмле милли ризыкны пешереп карыйк.

Камыр өчен: 250 мл сөт, 1 десерт калак коры чүпрә, 1 аш калагы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, 100 мл сыек май, 1 йомырка, он — кирәгенчә.


Башта камырны кабартырга. Ул тиз кабара, 20 минут эчендә күпереп тә чыга. Шул арада эчлекне әзерлисең. Эчлеккә: бәрәңге измәсе, сөт, май, йомырка, тоз салырга. Бу рецепт буенча 10 шәңгә килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев