Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Башыгызга җылы башлык, бүрек киегез, чөнки баш аркылы тәннең 40 процентка кадәр җылысы чыга

Салкыннар вакытында суык тиюдән саклану өчен беренче чиратта тиешле итеп киенү һәм дөрес туклану кирәк.

Суыкта урамга чыкканда натураль булмаган тукымадан тегелгән (синтетик) киемнәр кимәскә тырышыгыз. Чөнки андый киемнәр тәннән бүленеп чыккан тирне сеңдерми, нәтиҗәдә, тәнебез дымлана, ә бу исә, үз чиратында, өшүгә китерә.

Белгечләр фикеренчә, “кәбестә” кебек киенү, ягъни бер калын свитер урынына өч юканы кию, җылыны яхшырак саклый. Артык нык кысып тора торган киемнәр кан әйләнешен начарайта һәм кеше тизрәк өши башлый.

Башыгызга җылы башлык, бүрек киегез, чөнки баш аркылы тәннең 40 процентка кадәр җылысы чыга. Өске тын юлларын сакларга шарф яисә озын муенлы свитер ярдәм итә. Шулай ук билгә салкын тиюдән саклану өчен озын куртка, бишмәт, тун кебек киемнәр кию кирәк. Аяклар өшемәсен өчен, җылы кышкы оекбашлар кияргә, ә аяк киемегезнең астына киез аслыклар салырга мөмкин. Шулай ук кулыгызга җылы бияләйләр киергә онытмагыз.

Суыкта өшемәс өчен урамга чыгар алдыннан яхшылап туклыклы итеп ашап алыгыз. Чөнки туклыклы ризык сезнең организмга җылылык бүлеп чыгару өчен бик кирәк. Көчле суыклар вакытында төрле диеталарны, аз калорияле ризыклар белән туклануны туктатып тору киңәш ителә, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев