Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Бүгенге кебек эссе көннәрдә табынга- татарча окрошка

Җәйге эсседә кайнар ашка бик тартылмый күңел. Нәкъ менә шундый көннәрдә салкын аш – окрошка ашыйсы килә! Ә аны татарча да ясап була. Рецепты болайрак.

Кирәк булачак (1 порция өчен): 300-350 г куас, 80-100 г пешкән ит, 50 г яшел суган, 50 г кыяр, 1 йомырка, 100 г катык, әз генә горчица, тоз һәм шикәр комы. 
 
Эш барышы. Пешкән йомырка сарысын угыч аша уабыз да бераз гына горчица һәм шикәр комы кушып болгатабыз. Шуны куаска (өйдә әзерләнгән булса – тагын да яхшырак) салып, суыткычка куябыз. 
 
Яшел суганны – ваклап, пешкән итне, кыяр, йомырка агын – токмачлап турыйбыз. Барысын бергә куаска салып болгатабыз һәм яңадан 30 минутка суыткычка озатабыз. Окрошканы тәлинкәләргә бүлеп, укроп сибәбез, катык белән табынга бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев