Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Бүгенге татар әдәбияты белән танышасыгыз килсә, мөхәррияткә килегез!

Люция Әблиева исеме китап, әдәби сүз сөючеләргә яхшы таныш. "Актаныш таңнары" газетасы редакциясендә әлеге авторның «Соңлап тотылган җавап» китабы сатуга чыкты.


      Китапта Люция Әблиеваның җинаять һәм җәза, нахак сүз һәм рәнҗеш темаларына багышланган биш хикәясе кергән.
         «Соңлап тотылган җавап» китабы Люция Әблиеваның чәчмә әсәрләре кергән беренче хезмәте. Люция Мәснәви озак еллар дәвамында иҗат итсә дә, моңарчы ул шигырь китаплары гына чыгарган.
Һөнәре буенча күзәтчелек органнарында хезмәт иткән хатын-кыз каләме белән язылган бу әсәрләр беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйбыз.

          Шулай ук мөхәррияттә әдәби-мәдәни журналлар белән бергә Зөлфәт Хәкимнең "Ятимгә дә яз килә", Илшат Билаловның "Тауда язылган язмыш", Зиннур Хөсниярның "Зөләйха кыйссасы", Кәрим Караның "Җиләкле алан", Физалия Дәүләтгәрәеваның "Төзәтәсе ялгышлар бар", Марат Кәбировның "Киллер", Айгиз Баймөхәммәтовның "Нахак" китаплары бар. Бәяләре - 100-150 сум.

Реклама

        3-8 яшьлек балалар өчен "Күңелле әлифба" җыентыгы әти-әниләрне, әби-бабайларны җәлеп итми калмас! Бу китапчыкка балалар өчен кыска шигырьләр, уеннар, логик мәсьәләләр, язу күнегүләре тупланган. Аның ярдәмендә бала китап битләрендә ясалган матур рәсемнәргә карап, әлифбаны теләп һәм тизрәк өйрәнер. Өзек-өзек сызыклар белән бирелгән хәрефләр һәм рәсемнәр ярдәмендә язу күнекмәләрен камилләштерер. Китапның автор-төзүчесе - Зилә Хөснетдинова, рәссамы Әлфия Йосыпова китап турында әнә шулай дип, фикерләре белән уртаклашкан. "Күңелле әлифба" нибары 390 сум гына тора.

        Җыентык санлаштырылган да, китаптагы QR-код аша кереп YouTube каналында "Күңелле әлифба" тапшыруының барлык чыгарылышларын карарга мөмкин. "Татмедиа" социаль челтәрләре аша яхшы таныш Зөбәйдә һәм аның әтисе Алмаз Гәрәев белән бергә әлифбадагы хәрефләр турында кызыклы мәгълүмат алырга мөмкин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев