Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Бик тәмле чия кайнатмасы-болай ясаганда җимешләр бөрешми!

Җәйнең җиләк-җимешле мул вакыты. Һәр хуҗабикә үзенчә кышка әзерләнә, кайнатасын кайната, как коя, тозлау мәшәкатьләре белән мәшгуль бүген.

             Хәзер тәкъдим итәсе чия кайнатмасы рецепты инде күпләр тарафыннан сыналган. Аның авторы- танылган аш-су блогеры Мәрьям Миңнегулова. 

           Зур савытта 1 стакан суны кайнатып чыгарабыз. Өстенә 1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы салабыз. 9 стаканга кадәр шулай өсти-өсти кайнатып чыгара барабыз. 
              Иң соңгы стакан кайнап чыкканнан соң сак кына ут өстендә 15 минут тотабыз, күбеген җыеп торабыз. Тиешле вакыт үткәч, катнашмага 4 стакан шикәр комы салабыз да плитәне сүндерәбез. Шикәр комын болгата-болгата эретәбез һәм кайнатманы банкаларга тутырабыз.

Реклама

            Шушы рецепт белән кайнатканда чияләр бөрешми. Чиянең төшен алып та, алмыйча да ясарга була. Бу ысулны карлыган кайнатмасы ясау өчен дә файдаланырга була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Файдалы мәгълүмат Сез сораган идегез Актаныш-информ Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” Чия кайнатмасы