Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

"ӘБИЛӘР ЧУАГЫ"НА ӨМЕТ АЗ

"Әбиләр чуагы"на өмет аз. Бу эссе җәй аркасында ди метеорологлар.

Алдагы көннәрдә метеорологлар көндез +10 градуска кадәр, төнлә +6 градуска кадәр генә җылылык вәгъдә итә. 18-20 сентябрьдә төннәр аеруча салкын булыр дип фаразлана. Ә менә "Әбиләр чуагы"на өметләр бөтенләй юк, - ди метеоролог, метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Температура 20 градустан да ким булмаганда , коры, кояшлы һава торышы хакимлек иткәндә, пәрәвезләр очканда, без, "Әбиләр чуагы җитте", дибез. Әмма быел андый бәрхет көннәрне күрергә туры килмәде.

«Бездә көнбатыш процесс йогынтысында тотрыксыз һава торышы урнашты. Температура гадәттәге нормадан 3-4 градуска түбәнрәк. Көнбатыштан безгә яңа циклоннар килә. Алда температураның түбәнәюе көтелә, әмма яңгырлар аз булачак», - дип аныклык кертә метеоролог.

Үткән тәүлекләрдә һава торышы җылы булды, әмма бу "Әбиләр чуагы"  түгел. Хәзерге вакытта  сентябрьнең 20 числосындагы яки октябрь башындагы һава торышы күзәтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев