Актаныш

Бәрәңге үрмәсен өчен, капчыкка нәрсә салырга?

Ике-өч алма салсаң, капчыктагы бәрәңге үрми.

Бәрәңгене капчыкта озак саклаганда, бүлбеләр үрә башларга мөмкин. Бәрәңге үрмәсен өчен, капчыкка алма салырга була. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган.

Бәрәңге тутырылган капчыкка ике-өч алма салыгыз. Алма этилен дигән матдә бүлеп чыгара, этилен исә пасленчаларның үрүен туктатып тора. Бәрәңге исә пасленчалар гаиләсенә керә.

Шулай да бәрәңге үрә башласа, әрчер алдыннан үрентеләрне кисеп алыгыз. Бүлбенең төсе бозылган урыннарын да кисеп ташлагыз. Әгәр бәрәңге озак үреп ятса, ул куркыныч катнашмалар бүлеп чыгара башларга да мөмкин, диелә хәбәрдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: