Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Булганның кадере кими, ә юкка, җәмәгать!!

Җәй башында чак кына күренгән суган кыягын да өзеп алып каба идек. Ә хәзер иелеп өзәргә ирендерә ишкелле...

                                       Көз ындыр артында гына, килер дә җитәр. Аны артыннан кышы да калмас.  Витамин туплап каршы алыйк без елның салкын фасылын. Онытмагыз!

                                       Укропның яфракларында В1, В2, С, РР, Р витаминнары, каротин, фолий кислотасы, тимер тозы, фосфор, кальций һәм калий бар. Ул шулай ук эфир майларына бай. Укроп кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерә.

                                       Петрушка – иң популяр һәм иң файдалы тәмләткеч. Аңарда кальций, магний, тимер, калий, фтор һәм фосфор бар. Йөрәк авыруларыннан җәфаланучыларга аны күбрәк ашарга киңәш итәләр. Ул пародонтоз вакытында да файдалы.

                                       Яшел суганда исә цинк, кальций, фосфор күп, шуның белән ул сөякләр өчен файдалы. Суган иммунитетны яхшырта, йөрәк-кан тамырларын ныгыта.

                                       Яфраклы салат кан составын, матдәләр алмашын яхшырта, ашкайнатуны тизләтә, нерв системасын тынычландыра, кан басымын төшерә, организмнан начар холестеринны чыгара.

                                       Сельдерей – сәламәтлек өчен иң куркынычсыз тәмләткеч. Аңарда С витамины, кальций тозы һәм фосфор бар. Ул картаю процессын акрынайта, матдәләр алмашын яхшырта, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша. Сельдерей тамыры магний, кальций, калий, марганец, тимер һәм цинкка бай. Аны шакмаклап турап яки угычта уып, салатларга кушалар. Пешкән сельдерей тамыры бәрәңгене хәтерләтә.

 

P.S.Яшел тәмләткечләрне көненә бер бәйләм ашарга кирәк. Әмма аны берьюлы ашарга димәгән, көне буена һәр ашауда чи килеш кулланыгыз. Киптерелгән, консервланганнарында витаминнар бераз югала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев