Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Чәчәк атып бетергән лалә чәчәкләрен карау ысуллары

Чәчәкләр коелгач, сабак башындагы орлык тартмасын кул белән сындырырга яки кисеп алырга кирәк. Болай иткәч, чәчәк суганчасы орлыкка көч сарыф итмәскә икәнен аңлый.

Коры һава булса, чәчәккә әле тагын ике атна чамасы су сибеп торырга. Калийлы ашлама кертергә була, азотлыны сипмәгез.

Лалә яфраклары һәм сабагы саргайгач, аларны җиргә якын итеп кисеп ташларга.

Суганчаны ике-өч елга бер тапкыр казып алырга, чистартып, күләгәдә киптереп алырга һәм катыргы тартмага салып сакларга кирәк. Температура 17 градус тирәсе булырга тиеш. Аннары көзен кабат түтәлгә чыгарып утыртасы була. Болай эшләмәсәң, елдан-ел суганчалар җиргә бата бара, аларга тишелеп чыгу бик авыр була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев