Чәчәкләр утырттыгызмы әле?
Күпләр мартта петуния, “львиный зев”, немезия, бәллүр ромашка һ.б. озак үсүче чәчәкләрнең вак орлыкларын чәчә.
Бу максатка, чәчеләсе савытка туфрак салганнан соң, аның өстенә бераз кар катламы җәяргә һәм шунда орлыкларны сибәргә киңәш ителә. Ак карда орлыклар ачык күренә һәм кар эри-эри туфрак аларны үзенә суырып алачак. Аннан савытны, шытымнар тизрәк күренсен өчен, җылы урынга утыртыгыз.
Бәрхет һәм астра чәчәкләрен 1,5 см. тирәнлеккә утыртыгыз да, савытның өстен пленка белән каплап, җылы урынга куегыз. Астралар утыртыласы туфракны Фитоспорин препараты белән эшкәртегез, бу аларны “черная ножка” дигән зарарлы чирдән сакларга булышыр.
Бу чорда, әлбәттә, җәен безнең күзләрне иркәләп-назлап утырачак чәчәкләр – гладиолуслар һәм георгин бәрәңгеләрен дә – күз уңыннан ычкындырмаска кирәк булыр. Әгәр бозыла башлаган урыннары бар икән, сәламәт тукымаларга кадәр кисеп ташлап, шул урынга зеленка сөртеп, кабаттан саклау урынына куегыз.
Күпләр бу чорда шыта башлаган суган һәм сарымсакларга зарлана. Шыткан бүлбеләрне инде берничек тә коткарып булмый, ләкин, аларны туфракка бер-берсенә тертеп утыртып, су сибеп торсагыз, 1-2 атна эчендә ямь-яшел, шифалы аш тәмләткечләр алырсыз.
Чыганак: Өмет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев