Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Чебен - черкидән саклану чаралары

√ Әрем кайнатмасы. Әгәр дә әрем тамырыннан ясалган кайнатма белән юынсаң (туралган тамырга 1,5 л су салып кайнатырга, 20-30 минут төнәтергә), бер бөҗәк тә биткә тимәс.

√ Сарут кайнатмасы.

Элегрәк черкиләрне һәм башка канечкеч бөҗәкләрне куркыту өчен сарут тамырының кайнатмасын кулланганнар - иң киң таралган чүп үләне. 1,5 л суга бер уч туралган сарут тамыры салып, кайнатма ачык сары төскә кергәнче 3 тапкыр кайнатыгыз. Шул кайнатма белән бит һәм кулларыгызны юыгыз .

√ Май, шампунь һәм аш серкәсе.

Черки һәм чебеннәргә карата тәэсирле чараны әзерләү өчен сезгә нинди дә булса үсемлек мае, шампунь һәм 9%лы аш серкәсе кирәк булачак. Шушы ингридиентларны тигез күләмдә ак күбеккә әйләнгәнгә кадәр болгатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев